+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 ноябрь 2023, 13:35

Өч бала тәрбияләгән булган

Машинада ике баласы белән күпердән очкан хатын актив тормыш алып барган.

Өч бала тәрбияләгән булган
Өч бала тәрбияләгән булган
Фаҗига Белоретның Азнагол авылы янында була. Әниләре ике баласы белән «Шкода»да күпердән Агыйдел елгасына килеп төшкән. Урындагы халык ашыгыч хезмәтләр килгәнче балаларны машинадан чыгара ала, ләкин аларны коткарып кала алмыйлар, хатын шунда ук һәлак була.

Үлгән хатынның гаиләсендә өч бала - ике кыз һәм бер малай тәрбияләнгән. Хатын китапханәдә эшләгән һәм әдәби конкурсларда катнашкан, актив тормыш рәвеше алып барган.

Социаль челтәрләрдә гаиләгә ярдәм җыю оештырырга җыеналар.

Фотр: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: