

7 ноябрьдә полициягә бер хатын 64 яшьлек әнисенең югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул 24 октябрь кичендә өйдән чыгып киткән һәм югалган.
Калинин районы буенча тикшерү бүлеге «Үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр һәм криминалистлар зыян күрүченең яшәү урыны буенча җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә юылган кан эзләрен таба, шулай ук хатын-кызның туганнарыннан һәм башка шаһитлардан сорау ала. Нәтиҗәдә, шик югалган хатынның кызының 49 яшьлек иренә төшә, ир аның белән хатын югалыр алдыннан талашкан була.
Җыелган дәлилләр басымы астында шикләнелгән кеше кылган эшен таныган. Тикшерү версиясе буенча, 24 октябрьдә өйдә зыян күрүче белән ир арасында конфликт булган. Ир-ат пенсионерның башына берничә тапкыр йодрык белән суккан, аннары пычак алып, корбанның муенына кадаган. Хатын шул урында үлгән. Җинаять эзләрен яшерер өчен ир, мәетне полиэтиленга төреп, автомобиль багажнигына яшерә, ә берничә көннән соң Благовещен районы ягына урманга алып чыга, анда ботаклар белән каплап калдыра.
Ул ни эшләгәнен аңлагач, хатынына шалтырата. Хатыны куркып кала, әмма полициягә хәбәр итми, чөнки ире аңа да җәза белән яный. Ике көн дәвамында мәет - фатирда, ә аннары тагын дүрт көн машина багажнигында ята. Шуннан соң гына шикләнелгән кеше мәетне алып чыгып яшерә. Бер атнадан соң шикләнелүченең хатыны полициягә әнисенең югалуы турында хәбәр белән мөрәҗәгать итә...
Менә шундый коточкыч хәл.
Фото: "СКР по РБ"