25 ноябрьдә Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Иглин районының Подольский авылында 1952 елда туган ир һәм1954 елда туган хатын-кызның балык тотарга киткәнлеге турында хәбәр итәләр.
Кич белән ир белән хатын телефоннарын алмаган. Аларны якыннары эзли башлаган. Балык тоту урынында югалган кешеләрнең автомобиле һәм кайбер әйберләре табылган. Болар барысы да сулык янында булган. Ә суда ир-атның гәүдәсе күренгән.
Урынга МЧС һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Суда ике югалган кеше табылган, кызганычка каршы, алар үлгән.
Билгеле булганча, пар Чиләбе өлкәсеннән килгән. Оператив-тикшерү чаралары үткәрелә.
Фото: "пресс-служба МЧС по РБ"