+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 ноябрь 2023, 03:40

Укытучыларына машина бүләк иткәннәр

Уфада Республика инженерлык лицей-интернатын тәмамлаучылар үзләренең химия укытучысы Айнур Гомәровны шаккатырган.

Укытучыларына машина бүләк иткәннәрУкытучыларына машина бүләк иткәннәр
Укытучыларына машина бүләк иткәннәр
Бу хакта мәгариф оешмасының социаль челтәрләрдәге паблигында хәбәр ителә.

Укучылар сөйләвенчә, элек аларның яраткан укытучысы «Лада Гранта»да йөргән, әмма күптән түгел генә ул аны саткан. Шуннан соң педагог эшкә бөтен шәһәр буйлап автобус белән йөри башлый.

"Бәлки ул соңрак үзенә машина сатып алырга ниятләгәндер, ләкин без аны уздырдык һәм бергәләп аңа машина бүләк итәргә булдык, - дип сөйли элекке укучылар. - Бу игелекле эштә лицейны тәмамлаучылар, химиклар, аның сыйныфташлары, рәхмәтле ата-аналар һәм башка бик күпләр катнашты".

Укучылар укытучылары өчен чын сюрприз ясаган. Алар аны иртән эшкә барганда очраткан һәм «укытучы тормышыннан бер көн»не төшерүләрен хәбәр иткән. Матур итеп бизәлгән автомобиль хуҗасын лицейга керү урынында көткән.

Айнур Гомәров - Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы. Ел саен аның укучылары химия буенча олимпиадаларда югары урыннар ала.

Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас