+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
28 ноябрь 2023, 05:15

Һәрбер йөрәк аны яңарта...

Мәхәббәт... Һәркем тормышында була ул. Берәүләрнең язмышында мизгел булып кына кабынып ала, кемнедер гомер буе җылыта, кемдер бәхетле сөюгә ирешә, ә кемдер... Кеше язмышларында нинди генә борылышлар булмый! Хыянәт. Аерылышу. Кушылу... Алдану... Кичерү... Ә кеше күңеле – кара урман. Игътибарыгызга ике мәхәббәт тарихын тәкъдим итәбез.

Һәрбер йөрәк аны яңарта...Һәрбер йөрәк аны яңарта...
Һәрбер йөрәк аны яңарта...

Бер киселгән икмәк кире ялганырмы?


...Айгизә (исем үзгәртелде) яшьтән яраткан егетенә кияүгә чыга. Үзе әйтмешли, аларның барысы да “кешечә” була – мәхәббәт, гаилә кору, бер-бер артлы ике бала туу.
Икенче сабыйлары тугач, Айгизә мәхәббәт дигәннәренең тоныклана башлавын сизә. Берничә ел эшкә йөрмичә, өйдә ике бәләкәй бала белән утырган яшь хатын бик арый. Иренең көнкүреш эшләрендә ярдәм итмәве дә аның ачуын китерә башлый. Дөрес, ул акча эшли, өйдә чагыштырмача муллык, ләкин ял көннәрендә ире дуслары белән каядыр барырга вакыт таба. Ә Айгизәнең үзе өчен бер генә минут вакыты да юк!
“Ярар, балалар гына бераз үссен! Менә эшкә чыгармын, үземә вакыт табармын, кадеремне белүче кешене дә очратырмын...” – Кайвакыт көзгедән үзенең күптән чәчтараш күрмәгән чәчләренә, караеп киткән күз төпләренә, йончыган йөзенә карап, шулай уйлый ул.
Балалар үсә. Һәм беркөнне Айгизәгә ире... аерылышырга тәкъдим итә! Яшь хатын өчен бу хәл аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Ул бит үзе аны ташлап китәргә уйлап йөри иде!
– Синең кемеңдер бармы?
– Бар... – ди ир, карашын читкә борып.
Менә шунда Айгизә үзендә төпченмәскә һәм тавыш чыгармаска көч таба.
Тормыш дәвам итә. Айгизә эшкә чыга. Ул хәзер өйдә ятучы, йончыган хатын түгел инде. Киемнәре зәвыклы, чәчләре соңгы мода буенча киселгән. Барып чыкмаган гаилә тормышы өчен кайгырырга вакыт калмасын өчен ул бию студиясенә дә языла, ял саен балалары белән каядыр күңел ачарга чыгарга тырыша, дуслары белән еш очрашып тора...
Беркөнне улларының туган көнен кафеда үткәрергә булалар. Малай әтисен көтә. Ул килә, әлбәттә. Улына – затлы бүләк, Айгизәгә матур гөлләмә суза. Айгизә элекке иренең үзенә карата бик игътибарлы, ягымлы булуын сизеп гаҗәпләнә... Бәйрәм бик күңелле үтә. Шул көннән соң ире Айгизәгә ешрак шалтырата башлый, хәлләрен белешә, игътибар билгеләре күрсәтә, балаларына ярдәмләшә. Айгизә иреннән берничә ел элек көткән җылылыкны тоя, ләкин “эреп китәргә” ашыкмый...
Беркөнне ир гаиләсенә кайтырга теләвен белдерә. Ул хаталануын аңлаган, якыннарын өзелеп сагын­ган... Айгизә дә инде күптән яшьтән яраткан кешесенә хисләренең яңаруын сизә, ул ирен яңадан кабул итә. Гаилә янә бердәм булып яшәп китә.
“Әгәр мин ул киткәндә ябышып еласам, калдырмавын үтенсәм, тавыш чыгарып торсам, мөгаен, ул кире кайтмас иде. Ә болай ул безне читтән күреп, нәрсә югалтканын аңлады. Ләкин хыянәтнең яңадан кабатланмавына ышанычым юк...” – ди Айгизә беркөнне ахирәте белән сөйләшеп утырганда, ачылып китеп.
Ә сез ничек уйлыйсыз? Бер киселгән икмәк кире ялганамы?..


“Мамонт” мәхәббәте...


Берәүләр аларны “мамонт” дип атый, яшьләр “лох” дип кенә йөртә, ә өченчеләр... Кемнәр соң алар? Беркатлы, ышанучан, ихлас кешеләр. Димәк, мондый сыйфатларга ия булу башка сыймаслык һәм безнең заманга хас булмаган хәлме?
Айдар (исеме үзгәртелде) студент чагында башын югалтып гашыйк була. Ләкин танышлары аны шунда ук кисәтә башлый: “Син нәрсә, ул бит тулай торактагы һәр егетнең кочагында булып чыкты!” Ләкин мәхәб­бәтнең күзләре үзенчә күрә шул. Айдар бу кызга “йөрәген тәлинкәгә салып китереп бирергә” дә риза була.
Әйтергә кирәк, кыз да, нинди генә булуына карамастан, бу кадәр көчле сөюне һәм ихласлыкны бәяләргә тырыша. Булдыра алганча, әлбәттә. Алар бер ай матур гына очрашып йөри. Ә бер айдан...
– Син... Син... Ничек?! Ә безнең сөю?.. – Айдар, беркөнне сөйгәнен бер курс югары укыган егет кочагында күреп, өнсез кала.
Кызда чибәрлек кенә түгел, башка осталыклар да байтак була, шуңа ул бик матур итеп “сайрый” башлый: “Айдар! Мине сихерләделәр, беләм. Үзем белән берни эшли алмыйм! Мин сине генә яратам! Ләкин үзем теләмәсәм дә, бу егетнең кочагына тартылам...”
Беркатлы Айдар шунда ук ышана һәм кызны күкрәгенә кыса:
– Син хыянәт итәргә теләмәгәнсең, беләм! Нишләргә соң безгә, ул сихердән ничек котылабыз?
– Ммм... Сихерне кайтарырга мөмкин, ләкин бик күп акча кирәк шул...
Билгеле инде, Айдар мәхәббәте өчен таулар күчерергә әзер. Ул бурычка бата, әти-әнисеннән, туганнарыннан акча ала, нәрсәсендер сата. Ә кыз акчаны алу белән югала. Айдарның тормышыннан да, тулай торактан да...
Бу хәл чирек гасыр чамасы элек була. Ничек уйлыйсыз, кызлар, хәзер бармы андый егетләр? Мондый “мамонт”ларны очратканыгыз бармы? Әллә хәзер барысы да “бик акыллымы”? Фикерегез нинди?

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас