+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
28 ноябрь 2023, 08:20

Туйга әзерләнгән булганнар

Бәхетле матур тормыш урынына... кабер салкынлыгы.

Туйга әзерләнгән булганнарТуйга әзерләнгән булганнар
Туйга әзерләнгән булганнар
Мәчетле районында Кропачево - Мәсәгуть - Ачыт трассасында коточкыч авария булган.

Бу көнне 20 яшьлек Кристина егете белән бергә Бобино авылына туганнарына кунакка барган.

Көтмәгәндә гашыйклар утырган ВАЗ-2114 идарәне югалта һәм каршы як полосага туп-туры фура тәгәрмәчләре астына барып керә. Күп тонналы йөк машинасына бәрелүдән җиңел машина икегә ярылган…

Ике водитель дә айнык, егет белән кыз икесе дә каешларын эләктергән булган. Егет исән калган, ә менә кыз шул урында җан биргән.

15 декабрьдә Кристина белән Денисның туйлары тәгаенләнгән, ә 27 ноябрьдә кызга 21 яшь туласы булган.

Ләкин күңелле бәйрәм һәм котлаулар урынына, гаиләгә җирләүгә әзерләнергә туры килә.

"Минем кадерлем Кристина. Синең безнең белән булмавыңа ышана алмыйм. Бүген синең туган көнең, мин сиңа элеккечә зур котлау язар идем, ләкин, кызганычка каршы, син аны бүтән укый алмаячаксың. Бүген сиңа 21 яшь тулган булыр иде, әмма 20 яшеңдә гомерең бетте. Син шундый шат күңелле кеше идең. Без сине күкләр алып китүенә гаҗәпләнәбез! Без бүтән очрашмаячакбыз һәм элеккечә сөйләшмәячәкбез. Синнән соң яхшы һәм җылы хатирәләр генә калды. Барлык матур мизгелләр өчен рәхмәт, алар минем йөрәгемдә мәңгегә калачак. Мин сине сагынырмын. Мин сине яратам", - дип кайгыра үлгән кызның якын дусты...

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас