

«Киа Рио» белән «ВАЗ-21213» бәрелешкәннәр. Юл һәлакәтендә 37 яшьлек хатын һәм аның 7 яшьлек кызы шул урында һәлак булганнар, үзебезнең ил автомобиле шоферы һәм пассажиры дәваханәгә эләккәннәр.
«Нива»да Иглин авылыннан 1982 елда туган ир һәм 1989 елгы хатын булган. Шоферның күкрәк сөяге сынган, аны Уфаның 13нче хастаханәсенә алып килгәннәр, ә пассажирны тикшергәннән соң өенә кайтарып җибәргәннәр.
Юл-транспорт һәлакәте урынына полиция хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән. Бу вакыйганың барлык хәл-шартларын ачыклау өчен Башкортстанның ЮХХДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов вакыйга урынына үзе чыккан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Нимесләр авылында яшәүче 37 яшьлек хатын кызы белән бергә Павловка ягыннан Уфага таба барганнар. Узып китү рөхсәт ителгән урында хатын каршы як полосага чыккан, ләкин трассадагы көчле бозлавык шартларында идарә итүне башкара алмаган һәм прицеплы «Нива»га бәрелгән һәм кюветка әйләнеп төшкән.
"Хатын-кыз хәвефсезлек каешын эләктергән булган, ләкин көчле бәрелүдән машинадан чыгып очкан. Кыз арттагы пассажир утыргычында эләктерелгән булган, аны шунда тапканнар», — дип хәбәр итәләр «Башинформ»га.
Кайбер мәгълүматлар буенча, авария күпбалалы ананың гомерен өзгән, әтисе белән тагын ике бала калган. Үзе янындагы 7 яшьлек кызы исә әле генә укый гына башлаган, бию белән мавыккан. Хатын-кыз йортта хуҗалык белән шөгыльләнгән.
Фаҗига урынына мәрхүмә хатынның ире килгән, хатыны һәм кызының мәетләрен ритуаль машинага үзе салган. Ул кайгыдан кара көйгән...
Фото: "ГИБДД по РБ"