+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 ноябрь 2023, 05:15

Хатыны артыннан ире дә алданган

Гаиләдә бер аек акыллы кеше булырга тиеш тә соң...

Хатыны артыннан ире дә алданганХатыны артыннан ире дә алданган
Хатыны артыннан ире дә алданган
Башкортстан халкы узган тәүлектә 11 миллион сум акчасын аферистларга тоттырган, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында. Полициягә алдау турында барлыгы 21 хәбәр килгән.

Мәсәлән, Стәрлетамакта ирле-хатынлы бер пар (46 һәм 50 яшь) киң таралган схемага эләккәннәрен сөйләгән. Хатынга "банк хезмәткәре шалтыратып", билгесез кешеләр аның банк счетына кергән, дип кисәтә. Ә аннан соң, гадәттәгечә, корбанны 2 млн сумлык берничә кредит рәсмиләштерергә күндерәләр, әмма алар моның белән генә тукталмый.

Берникадәр вакыттан соң ялган хезмәткәрләр хатын белән янә элемтәгә керә һәм мошенникларның аның банк счетын таларга маташуына ышандыра. Зыян күрүче берничә кредит алганга күрә, шалтыратучылар аның ирен дә кушылырга күндерә. Ул да алдакчыларга ышана. Пар тагын 2 млн сумга якын кредит ала һәм «имин счет»ка акча җибәрә. Хәзер алар банкларга 4 миллион сумга якын бурычлы.

37 яшьлек Учалы кешесе, өстәмә хезмәт хакы артыннан куып, 1,5 млн сумын югалта. «Инвестицияләү» тәкъдиме иргә электрон почта аша килә. Ул, сылтама буенча кереп, заявка калдыра һәм берничә минуттан аның белән «инвестицион аналитик» элемтәгә керә...

38 яшьлек уфалы 480 мең сум акчасын югалткан, ул игъланнар сайтыннан кафель плиткасын сатып алырга җыенган. Акчасын җибәргән, ә товарны көтеп ала алмаган...

Агымдагы елның өченче кварталында банклар клиентларның счетларына 10,8 млн һөҗүмне кире каккан. Мошенникларга банк хезмәткәрләре дә каршылык күрсәтә, күп тапкырлар клиентлар белән аралашканда начарлык күреп, алар алдауны булдырмыйча калган.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас