+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 декабрь 2023, 11:55

Үлемен мазут чокырында тапкан

Баймак районында коточкыч хәл булган.

Үлемен мазут чокырында тапкан
Үлемен мазут чокырында тапкан

Ике хатын-кыз мазут чокырына егылып төшкән.

МЧС мәгълүматлары буенча, өч хатын-кыз автомобильдә үз йортларына кайтып барганда, ташландык казанлык территориясен карарга карар итә. Иртәнге караңгыда алар мазутлы сыекча чокырын күрмәгән, ике хатын-кыз 2,5 метр биеклектән егылып төшкән. Өченчесе ашыгыч рәвештә 112 хезмәтенә шалтыраткан.

Зыян күрүчеләрнең берсенә көчле салкын тию диагнозы куелган. Икенче хатын тагын да күбрәк зыян күргән - ул бөтенләй мазутка буялган һәм бераздан вафат булган.

Фото: "ГКЧС РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: