Габит Мөҗипов ярлы крестьян гаиләсендә Башкортстанның Миякә волостена караган Баязит авылында 1906 елда дөньяга килә. Сабый чагыннан ул аң-белемгә омтыла, һәрнәрсәгә игътибарлы була. Башта ике кыш авыл мәчетендә дин гыйлеме ала, үзләрендә башлангыч Совет мәктәбе ачылгач, анда өч ел белем ала, шуннан Миякәдәге җидееллык мәктәпне тәмамлый.
Егетнең бердәнбер, иң зур теләге хәрби кеше булу, эшче-крестьян Кызыл Армиясенең алгы сафларында хезмәт итү була. Әтисе – карт солдат патша армиясендә дүрт ел хезмәт иткән Мәҗит Мөҗип улы да, сабыр ана Зәбирә Сәйфетдин кызы да улларының бу теләгенә каршы килми. Призыв яше җиткәч, чакыру кәгазе буенча Габит Бәләбәй волосте хәрби комиссариатына юллана. Анда керер алдыннан урам аша гына мәгариф бүлеге янында Миякәдә бергә укыган иптәшен очрата. Ул анда уку-укыту эшләре буенча инспектор була.
— Берничә мәктәпкә укытучы кирәк. Әйдә, егет, бүгеннән эшкә, — ди ул.
— Юк, рәхмәт. Минем хәрби кеше буласым килә, — дип җавап бирә призывник.
— Хезмәткә алу планы үтәлгән. Хәзер бик кирәкле булган егетләрне генә сайлап алалар дип ишеттем. Кереп кара, булмаса, минем янга килерсең, — ди инспектор.
Хәрби комиссиядәге акыл белән генә түгел, йөрәк белән сиземләп эш итәргә өйрәнгән тәҗрибәле аксакаллар егетнең бер үзенә, бер документларына карый. Аның комсомол активисты икәнлеген белгәч, үзара бер-ике аваз сүз әйтешеп алалар да, егетне күрше бүлмәдәге медиклар хөкеменә озаталар. Дәрт-дәрманы ташып торган сау-сәламәт егетне ак халатлы белгечләр дә хәрби хезмәткә яраклы, дип таный.
Шул ук көнне ул әти-әнисе белән шатлыгын уртаклаша: “Теләгемә ирештем. Мин иң бәхетле кеше – Кызыл Армия солдаты”, дип Баязитка хат җибәрә. Бәләбәй хәрби комиссариатында ике тәүлек әзерлек эшләре белән мәшгуль булганнан соң, Урта Азия хәрби округыннан пополнение кабул итәргә Башкортстанга килгән офицер: “Егетләр, иртәгә отправка. Өч атналык юлга чыгабыз”, — ди. Кулына “Дәүләт иминлеге сагында торучы 16нчы Каракол чик буе комендатурасы” дип язылган документлар пакеты тоткан.
Икенче көнне иртән чакырылучылар төялгән поезд көньякка юл ала. Алда белмәгән, күрмәгән чит җирләр, ят илләр... Үз районыннан ары чыкмаган, бәрәңге бакчасыннан башканы күрмәгән авыл егетләре өчен вагон тәрәзәләрендәге һәр яңа күренеш онытылмаслык тәэсир калдыра. Вагон тәгәрмәчләре тык-тык килеп, рельслар саный. Поезд алга омтыла. Берсеннән-берсе матур елга-күлләр, урманлы таулар бер-бер артлы артта кала. Бераздан Ырынбур җирләре, Казахстан далалары, поезд юлы янында сирәк-мирәк очраган саксаул куаклары, җиргә сеңеп беткән саман йортлар, дөя, ишәк, сайгак кебек безнең өчен гадәти булмаган терлекләр – барысы да кинопанорама булып торып кала.
Тагы да берничә көннән поезд Үзбәкстанның Чимкент өлкәсендәге зур булмаган Арыс шәһәренә килеп туктый. Инде Амударья белән Сырдарья елгалары арасындагы Кызылком чүле сулышы да сизелә. Монда чакырылучылар килгән вагонны эшелоннан ычкындырып алалар һәм икенче, пассажирлар поездына тагалар. Инде икенче юл белән поезд Көнчыгышка таба борыла. Анда — түбәләре күккә тигән биек тау тезмәләре. Ике туннель аша үткәннән соң, юл сөзәк тау битеннән тагы да югарыга күтәрелә.
Икенче көнне поезд Кыргызстан Совет Социалистик Республикасы-ның ул вакыттагы башкаласы Пишпекка килеп җитә һәм туктый. 1926 елдан ул шәһәр Фрунзе дип йөртелә. Ары барырга тимер юл полотносы булмаганлыктан, паровоз тупик юлга кереп урнаша. Булачак чик сакчы-ларының дислокация урыны әле анда була. Алга таба егетләр тар гына таш юл белән пар атларга җигелгән бричкаларда килә. Ниһаять, чик буе заставасы. Тирә-якта сихри матурлык. Көзнең соңгы ае булуга да карамастан, һәр тарафта котырынып үскән яшеллек, табигый чәчәкләр, җимешләре пешкән агачлар... Әйе, Кыргызстан — гүзәл табигатьле экзотик республика. Чит җирләрдән килгән кешеләр күзенә гаҗәеп матур, әкияттәге кебек тылсымлы күренә. Шул ук вакытта Кыргызстан үтә дә шөбһәле һәм хәвефле төбәк санала. Ул биш ил – элекке СССР, Кытай Халык Республикасы, Казахстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстан республикалары белән чиктәш. Чик буендагы кышлакларны еш кына теләсә нинди бандит, басмачы төркемнәре кереп талаган, байлыгын тартып алган, үзләрен әсир иткән. Чик буйларын сакларга килгән соңгы пополнениедә күбесе татар-башкорт егетләре була.
Урындагы халык аларны башка милләт вәкилләренә караганда, ничектер якынрак күрә, үз итә. Яшь солдатлар тәүге көннәрдән үк застава тормышы белән таныша, үзеңне саклау, һөҗүм итү күнекмәләрен өйрәнә. Моннан тыш, чик сакчылары тирә-як мохитне, атап әйткәндә, биредәге серле тау тезмәләрен, андагы шомлы, тар сукмакларны, һәрчак хәвефле саналган тарлавыкларны, елга-күлләрне җентекләп тикшерергә, белергә тиеш. Шул ук вакытта урындагы халыкның телен өйрәнү, алар белән аралаша алу мәсьәләсе дә алгы планга чыга. Чөнки ил сагында торучылар үз эшен тирә-яктагы кышлакларда яшәүчеләр белән берлектә башкара. Һәр төбәктә Кызыл Армиянең ярдәмчеләре – доброволецлар отряды оештырыла. Чынлыкта исә алар пограничникларның өстәмә күз-колаклары була. Әгәр берәр урында чикне бозу яки берәр төрле һөҗүм очрагы була калса, кышлакта берәр ят кеше пәйда булса, доброволецлар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында пограничникларга хәбәр итәләр. Шулай яшь солдатлар авырлыкларны җиңә барып, көн саен яңа мәгълүмат туплый, яңа шартларга җайлаша. Застава биләмәләрендә ике-өч ай күнегүләрдән тыш, алар комендатурадагы иярле атларда йөрү күнекмәләрен камилләштерә һәм чын кавалерист-пограничникка әверелә. Бераздан алар “карт” солдатлар белән бергә ил чигендә сакта тора башлый. Ә чик буен тыныч дип әйтеп булмый. СССРның башка төбәкләрендә күптән Совет власте урнашкан булса да, биредә әле илнең төрле урыннарыннан качып килгән элекке акгвардиячеләр, байлар, басмачыларга әверелеп, үзләренең явыз, кара эшен дәвам итә. Иң элек алар чик буе сакчыларын, Совет власте урнаштыручыларны юк итү, погранзаставага зыян китерүне максат итеп куя. Моннан тыш, алар хәрби корал, наркотиклар белән сату итү, погранкомендатураның атларын урлау, колхозның сыер, сарык көтүләрен куып алып китү, совет мәктәпләренә, фермаларга, кышлак Советы биналарына ут төртү, икмәк басуларын яндыру белән шөгыльләнә.
Застава начальнигы Кириченконың: “Әгәр ныклы чик сагы юк икән, ил үзаллы дәүләт була алмый. Без һәрчак уяу, һәрчак хәрби шартларда булырга тиеш”, — дигән сүзләрен Мөҗипов гомергә онытылмаслык наказ, мотлак үтәлергә тиеш кагыйдә итеп кабул итә. Тәүге көннәрдән үк хәрби хезмәтне үз иткән, пограничник булуы белән горурланып яшәгән егет уку комбинатында хәрби күнекмәләр алганда ук үзен уңай яктан күрсәтә. Берничә айдан ук тәүге хәрби звание ала, отделение командиры вазыйфаларын үти. Бераздан комсомол хәрби мәктәбен уңышлы тәмамлый, хезмәтендә уңышларга ирешә. Соңгы дүртенче ел хезмәт иткәндә старшина званиесендә була. Хезмәт срогы тулгач, командир тәкъдиме һәм үз теләге белән сверхсрочник булып хәрби хезмәттә торып кала. Хәрби училищеда белемен камилләштерә һәм офицер званиесендә хезмәтен дәвам итә.
Аңа заставаның яшерен эшләр буенча бүлек начальнигы урынбасары вазыйфалары йөкләнә. Тагы да берничә айдан Мөҗипов ВКП(б)ның югары мәктәбенә укырга керә һәм аны экстерн рәвештә тәмамлый. Партиянең Кыргыз АССРы Каракол районы бюросы әгъзасы итеп сайлана. Бар булмышы белән көне-төне ил чиген бозып керүче басмачыларга каршы хәрби операцияләрдә актив катнаша. Көннәрдән бер көнне ул Боом тарлавыгына якын бер кышлакта яшәүче 90 яшьлек танышы Нияз бабайны очрата, аның телендә аралаша. Әйткәндәй, Габит Мәҗит улы Каракол комендатурасының штаттагы тәрҗемәчесе дә була. Ул унбер телдә сөйләшергә өйрәнә.
— Үткән төнне кышлакка атка атланган ике ят кеше килде. Абай булыгыз, Җүнешбай бандитлары булырга тиеш, — ди аксакал.
Күзе белән генә түгел, йөрәге белән күрергә өйрәнгән командир башка вакытлардагы кебек контратаканың ике-өч төрле вариантын алдан уйлап куя. Әлеге яңалыкны Мөҗипов застава начальнигына җиткерә. Федор Кириенко булачак бәрелеш белән җитәкчелек итүне өлкән лейтенантның үзенә тапшыра.
— Чакырылмаган кунакларны тиешенчә “сый-хөрмәт” белән каршыла, кирәгенчә “сыйла”, үзең беләсең, — дип өсти командир.
Бу хакта Габит Мәҗит улының мемуар язмаларында тулырак мәгълүмат табарга мөмкин.
1974 елның 17 декабрендә “Советская Киргизия” гәзитендә дөнья күргән материалларның берсенә тукталыйк.
“Җүнешбай бандитлары безгә күптән таныш. Әле күптән түгел застава атларын урлау максаты белән һөҗүм иткәннәр иде, булдыра алмадылар. Атаман үзе чит илгә качып өлгерде, — дип яза мәкалә авторы. – Бүген тагы да “сунарга” чыгарга ниятләгәннәр. Мин башта бандитлар белән булган элекке бәрелештә катнашкан пограничниклар белән әңгәмәләштем һәм безгә даими ярдәм күрсәтүче урындагы халык вәкилләре – күп тапкырлар сыналган доброволецларга мөрәҗәгать иттем. Шапак авылы егете Табалдиев һәм тагы ике комсомолец белән төшке аштан соң корал алып, кирәк булуы бар дип, ике маршрут белән җәяүләп тауга таба юнәлдек. Берничә сәгатьтән безнең арттан чик сакчыларының атлы отряды да кузгалырга тиеш. Хәтсез вакыт баргач, билгеләнгән урында ял итәргә тукталдык. Көн кичекте. Көтәбез – разведчиклар юк. Хафалана башладык, килмиләр. Ниһаять, Табалдиев пәйда булды.
— Мин беләм бандитларның тупланган урыннарын. Кузгалырга кирәк, — диде ул, күзләренә төшеп торган кап-кара маңгай чәчләрен артка селтәп. Аның артыннан икенче разведчик та килеп җитте. Хәзер без басмачыларның санын да, кайда икәнлекләрен дә беләбез. Банда әгъзалары Тянь-Шань тавының Тасма-Каранар тарлавыгында күз бәйләнгәнне көтеп, таш өстендә чәй эчеп утыра. Арча куакларына яшеренеп, дошманга мөмкин кадәр якынрак килергә тырышабыз.
Тамакка ачы төтен исе килеп бәрелә. Тагы да бераз баргач, басмачыларның үзләрен дә күрәбез. Җүнешбай учак артында утырган бандитларына дуамалланып нидер сөйли, аңлата... Иярле атлары, кораллары яннарында...
Бәрелеш озакка бармады. Нәтиҗәдә, бер бандит та качып котыла алмады. Саескандай сак Җүнешбай атышның тәүге минутларында ук куе куак эченә сикерде. Моны күреп, мин корал кулланырга дигән карар кабул иттем, атаманның аягын яраладым. Яралы ерткыч яткан җирендә патроннары беткәнче ут чәчте. Соңыннан әсир ителгән башка бандитлар белән бергә аны заставага китереп тапшырдык. Бу бәрелештә 1930 елгы призыв вәкиле, тәҗрибәле пограничник Богомазов зур батырлык күрсәтте. Басмачылар чолганышында калса да, алты басмачыны атып үтерде, җиденчесен әсир итеп, командирга тапшырды. Бу каһарманлык өчен Хөкүмәт аны исемле алтын сәгать белән бүләкләде. Ул көнне бандитлар атамансыз калды, өстәвенә, утыз өч пот әфьюннәрен (опий), егерме винтовка һәм утыз атын да югалттылар. Шулай басмачылар, котрабандачылар белән булган бәрелешләрдә без һәрчак җирле халык ярдәменә таянып эш иттек һәм һәрчак җиңүгә ирештек”, — дип тәмамлый мәкалә авторы.
Көндәлек хәвефле хезмәтендәге уңышлары өчен Габит Мөҗиповка звание бирәләр, мактаулы исем, орден-медальләр белән бүләклиләр.
Икенче вакыйга. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан ил чиген бозу очраклары аеруча еш кабатлана. Шундый һөҗүмнәрнең берсе Кара-Су елгасы уйсулыгындагы бай хуҗалыкларның берсе “Красный Октябрь” совхозында була. Разведка белдерүенчә, басмачылар таң алдыннан кораллы каравылчыларны үтереп, өч көтүне бер итеп, меңгә якын куй сарыкларын куып алып киткәннәр. Ил чиге 6-8 чакрым ераклыкта. Банданы юк итү, сарыкларны борып алып кайту бурычы застава начальнигы урынбасары Габит Мөҗиповка тәгаенләнә. Чик сакчылары шунда ук юлга чыга. Алар белә: көтүне ил чигенә куып бару юлы бер генә – Кара-Су үзәнлеге. Калган өч якта өскә ишелергә торган текә тау тезмәләре. Шунысы бар, сарыклар таныш булмаган җир-дә бик сак, җай йөрүчән. Шуңа да гурт алдында атка атланган бер кеше барырга тиеш. Ат артыннан сарыклар шәбрәк бара. Максат: сарыкларның алдына чыгып, бер уңайлы урында басмачыларны юк итү. Бәрелеш башланса, Карасакал бандитларының нәрсә эшләячәген, кайсы якка ташланачагын белеп, Мөҗипов отрядтагы егетләрне өч төркемгә бүлеп урнаштыра. Алдан корылган план үзенекен эшли. Ил чигенә килеп җитәргә 500-600 метр калгач, пограничниклар уңнан да, сулдан да атлы басмачыларга һөҗүм итә башлый. Мөҗипов үзе бер читтәрәк куак артыннан хәлне күзәтә. Күрә – өлкән яшьтәге, атаман атын тау ягына бора, качып котылырга ниятли. Тик бу юлы ул тәҗрибәле чик сакчылары кулыннан ычкына алмый. Мөҗипов аны куып җитә һәм чукчалар болан аулаган кебек, иярендәге элмәкле аркан бавын алып, гадәтенчә, җитез генә Карасакал муенына элә һәм аны атыннан сөйрәп төшерә. Чираттагы кораллы бәрелеш тә уңышлы тәмамлана. Сарыклар совхозга кайтарыла, чик сакчылары барысы да исән-имин заставага кайтып керә.
1938 елның февралендә погранкомендатура урынбасары, профессиональ пограничник-разведчик майор Мөҗиповка ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы карары белән махсус задание йөкләтелә. “Али әфәнде Мамедов” кушаматы биреп, яшерен рәвештә “Р-5” самолетында төнге караңгылыкта аны Тянь-Шань таулары артына, ул чакта СССР биләмәсе булган Көнчыгыш Төркестан (хәзерге Кытай Халык Республикасының Синьцзян провинциясенә (Синьцзян – “яңа шәһәр” дигән сүз) ташлыйлар. СССР Хөкүмәте анда 600 санлы зур сәнәгать объекты – авиазавод төзи башлаган була. Совет разведкасының яшерен вәкиле – резидент буларак, Али әфәнде йөкләтелгән заданиене берничә ел намус белән үти. Соңрак Ленин ордены белән бүләкләнә. Ул гына да түгел, Мамедов әфәнденең сәләтле профессиональ спортчы-сугышчы икәнлеген дә тиз күреп алалар. Урумчи (Синьцзянның элекке атамасы) хакимияте башлыгы Генерал-Губернатор аны шәхсән үзен саклаучы махсус отряд командиры итеп тәгаенли. Легендар якташыбыз бу өстәмә вазыйфада да үзен җиңүче итеп таныта. Бер үтә дә хәвефле бәрелештә үз егетләре белән ул баштанаяк коралланган атлы бандитлар һөҗүмен кире кага, гадәттән тыш авыр шартларда үз гомерен аямый, Генерал-Губернаторны үлемнән саклап кала. Моның өчен провинция башлыгы Мамедовка үз иленең иң зур бүләге -— “Кызыл ярымай” алтын медален тапшыра.
Легендар якташыбыз хәрби хезмәтен Кызыл Армиянең рядовой солдатыннан башлап, ОГПУның яшерен эшләр буенча Каракол тышкы разведка полковнигы званиесендә, погранкомендатура начальнигы вазыйфасында тәмамлый. Полковник Мөҗипов турында НКВДның яшерен эшләр буенча махсус хәбәрчесе Александр Слобадянюк 2016 елның 13 октябрендә шулай дип яза: “Музипов Габит Мазитович был активным, выдержанным и растущим коммунистом. Он при жизни стал легендой Советской внешней разведки. Но сведений о нем в открытой печати нет до сих пор”.
Яшәү мәгънәсен Туган ил чиген саклауга багышлаган отставкадагы полковник хәләле Җәмилә, улы Рэм, кызы Лилия белән Ош шәһәрендә төпләнә. Таштан зур йорт салып керәләр, бакчада бихисап гөлләр, җимеш агачлары үстерәләр. 1974 елның көзендә мин Ош шәһәрендә булдым, Габит бабайны күрү, аның белән туйганчы әңгәмәләшү бәхетенә ирештем. Бакчасындагы пешкән алма, грушаларны әле бер, әле икенче агачтан өзеп алып: “Менә монысын да тәмләп кара, бусы тагы да татлырак”, — дип, хуш ис аңкып торган җимешләр белән сыйлаганы бүгенгедәй күз алдында.
Отставкага чыккач, ветеран икенче эшкә – мемуарлар язуга чума, бергә хезмәт иткән иптәшләренең ил чиген саклауда, хәрби бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары турында яза. Узган гасырның җитмешенче елларында аның күп мәкаләләре, очерклары “Советская Киргизия”, “Иссык-Кульская правда”, “Ленинский путь” гәзитләрендә даими басылып тора. Урыс һәм кыргыз телләрендә дөнья күргән кайбер мәкаләләрен автор миңа да биргән иде.
Габит абзый улы Рэм белән бер-лектә “Кто убил генерала?”, “В ауле Баязита”, “Чекисты небесных гор”, “Русские в Синьцзяне” дигән баш астында дөнья күргән күләмле китапларында Бөтендөнья сугышыннан башлап, узган гасырның сиксәненче елларына кадәр булган аралыкта ил чиген саклаудагы тарихи вакыйгаларны, аерым шәхесләрнең батырлыкларын мәңгеләштерүдә дә зур көч сала. 1980 елның 29 августында легендар разведчик Габит Мәҗит улының йөрәге тибүдән туктый. Зур хөрмәт күрсәтеп, аны Ош шәһәре зиратында җирлиләр.
Әлеге хикәяттә яшел погон һәм фуражка йөртүче легендар якташыбыз Габит Мәҗит улының исән чагында үз куллары белән язып калдырган мемуарлары, шулай ук, аның бертуган энесе Касыйм абзыйның, мәкалә героеның улы Рэм Мәҗитовның истәлекләре, шулай ук НКВДның яшерен эшләр буенча махсус хәбәрчесе Александр Слободянюкның язмалары файдаланылды. Тарих материалларын тергезүдә Габит бабайның бертуган сеңлесе Гамилә апаның улы Сәгадәт Мостафа улы белән килене Вәсилә Тәмриз кызының өлеше дә зур булды. Мин аларга бик нык рәхмәтлемен.
Минҗан ЗАРИПОВ.