+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 декабрь 2023, 03:10

"Шат күңелле, игелекле кеше иде..."

Мазутка батып үлгән хатынның өч баласы калган.

"Шат күңелле, игелекле кеше иде...""Шат күңелле, игелекле кеше иде..."
"Шат күңелле, игелекле кеше иде..."

Хәйбулла районында 43 яшьлек хатын белән хушлаштылар.

Исегезгә төшерәбез, бу хәл 2 декабрь иртәсендә Баймак районында булды. Ачыклануынча, Олеся дуслары белән машинада өенә кайтып барган. Машинада барлыгы дүрт хатын-кыз һәм ике ир-ат булган. Бервакыт караңгыда алар, буталып, ташландык котельнаяга борылганнар...

"Машина зур һәм бернәрсә белән дә әйләндереп алынмаган мазут чокыры янындагы җир өеменә килеп бәрелә. Ике пассажир нәрсә булганын тикшерергә карар итә, машина ишеген ача һәм 2,5 метр биеклектән чокырга оча. Машинада калганнарның барысы да башта зыян күрүчеләрне үз көчләре белән чыгарырга тырыша, аннары ашыгыч ярдәм һәм коткаручылар чакыралар. Нәтиҗәдә, бер зыян күрүчене, җитди салкын тиюгә карамастан, коткарып кала алганнар. Икенчесе исә тулысынча мазутка баткан. Аны чыгарырга өлгерәләр, ләкин, кызганычка каршы, ул вафат була", дип аңлата "КП-Уфа" әңгәмәдәше.

Һәлак булган Олесяны туган авылында беләләр һәм яраталар. Авылдашлары аны тик яхшы сүзләр белән генә искә ала, ул игелекле, ачык һәм шат күңелле кеше булган. Хатынның ире һәм өч баласы калган, кече кызына 18 яшь тә тулмаган.

"Кадерле Олеся. Син чибәр һәм акыллыбыз идең! Без, синең сыйныфташларың, сине һәрвакыт бик игелекле һәм ярдәмчел кеше буларак истә тотачакбыз! Күктә бер йолдызчыкка күбрәк хәзер", - дип кайгыра Виктория Н.

Бу хәлне прокуратура тикшерә.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас