+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 декабрь 2023, 04:20

Мәктәп казанлыгы шартлаган

Кичә иртән Аскын районының Солтанбәк авылы мәктәбендәге казанлык шартлаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә 51 яшьлек оператор вафат булган.

Мәктәп казанлыгы шартлаганМәктәп казанлыгы шартлаган
Мәктәп казанлыгы шартлаган
Бинаның бер өлеше җимерелгән.

"Хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр эшчәнлеген координацияләү өчен вакыйга урынына Аскын районы прокуроры Нияз Фәезов чыкты. Бу вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак, сәнәгать һәм янгын хәвефсезлеге, шулай ук хезмәтне саклау турындагы законнарның үтәлешенә бәя биреләчәк. Нигезләр булганда прокурор реакциясе чараларын күрү мәсьәләсе хәл ителәчәк", - дип хәбәр иттеләр Башкортстан прокуратурасында.

Белем бирү процессы туктатылган, дәресләрне яңадан башлау һәм җылылык бирүне тулысынча тергезү мәсьәләләре күзәтчелек ведомствосы контролендә.

Казанлык операторы җитди җәрәхәтләр ала, аны хастаханәгә алып китәләр. Кызганычка каршы, ир-ат соңрак вафат була. Мәктәптә 40 бала белем ала.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас