Бу факт буенча «Үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр һәм криминалистлар оперативниклар белән берлектә зыян күрүченең шәхесен, аның аралашу даирәсен, шулай ук аның яшәү урыныннан видеокүзәтү камераларыннан язмаларны өйрәнәләр, телефоннан сөйләшүләрен тыңлыйлар, аның хәрәкәт итү маршрутын билгелиләр.
Нәтиҗәдә, шик Стәрлебаш авылында яшәүче 38 яшьлек иргә төшә, югалган төндә кыз аның автомобиленә утырып китә. Шикләнелүченең өен тикшергәндә, ул тикшерүчегә кылган эше турында хәбәр итә һәм мәетне кайда яшергәнен күрсәтә.
Тикшерү версиясе буенча, бу ир белән зыян күрүче элек таныш булган. 5 ноябрь төнендә алар очрашып, инең өенә кайтып китәләр. Хатын-кыз белән ир-ат арасында низаг килеп чыга, ахыр чиктә ул аны буып үтерә. Аннары куркып, гәүдәсен кискәләп, урманга алып барып күмә...
Фотр: "СКР по РБ"