

МЧС хезмәткәрләре бер уфалыны коткарган, ул өендәге чүп-чар астында чак кына үлми калган.
Ведомствода аңлатуларынча, ир еллар буе өенә төрле милек җыя, ул шулкадәр күп була, аңа «лабиринтлар» буйлап йөрергә һәм «оялар» ясарга туры килә. Зыян күрүченең башына шушы чүп-чар килеп төшкән.
Бахыр үзе генә котыла алмаган. Ул әйберләр астында бер сәгать үткәргән. Күршеләргә ярдәм сорап кычкырган һәм алар ашыгыч хезмәтләр чакырган. Аны коткарып, табибларга тапшырганнар.
Ирне әйберләр астыннан чыгып торган аякларын күреп кенә табарга мөмкин булган.
Фото: "МЧС по РБ"