+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 декабрь 2023, 13:20

Кешеләргә кастет белән һөҗүм итә

Бу хакта бөтен ватсап шаулады. 

Кешеләргә кастет белән һөҗүм итәКешеләргә кастет белән һөҗүм итә
Кешеләргә кастет белән һөҗүм итә

Уфада полиция хезмәткәрләре шәһәр урамнарында үтеп баручыларга берничә һөҗүм ясаган яшь кешене эзли, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Йөзе битлек белән капланган, әлегә билгеле булмаган яшь кеше хатын-кызның башына кастет белән суккан, соңгысы ике атнадан хастаханәдә үлгән.

Видеокүзәтү камерасы төшергән кадрларда ир-егетнең капюшонлы кара-зәңгәр куртка, кара чалбар, ачык төстәге кроссовкалар кигәнлеге күренә. Йөзендә ак медицина битлеге булган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җинаятьче турында ниндидер мәгълүматка ия булган һәркемнән бу хакта телефон аша хәбәр итүләрен сорый: (347) 279-48-02, 279-39-02, 02 (102 – мобильдән).

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас