

Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, быел февральдән майга кадәр хатын-кыз, исерек хәлдә, 7 яшьлек улын каеш белән кыйнаган, шулай ук, чәченнән тотып, баскыч буйлап сөйрәп йөрткән. Бала күпсанлы җәрәхәтләр алган.
Хатын, шулай ук, әхлаксыз тормыш алып барган, балигъ булмаган бала алдында спиртлы эчемлекләр кулланган, әдәпсез сүзләр әйткән.
Фатирда антисанитар шартлар теркәлгән.
Ана элек тә хөкем ителгән булган, әле ул гаебен танымаган. Хәзер ул ана хокукыннан мәхрүм ителгән, бала социаль учреждениедә.
Суд хатынны 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән һәм гомум режимлы холык төзәтү колониясенә җибәргән. Бәлки акылына килер.
Фото: башинформ