

Узган төндә Башкортстанда ике янгында өч кеше һәлак булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Дуван районының Мәсәгуть авылында янгында ике кешенең гомере өзелгән.
Янгын өч фатирлы бер катлы кирпеч йортта чыккан. Утны сүндерү барышында ир-атның һәм хатын-кызның гәүдәләре табылган.
Икенче үлем очрагы Баймак районының Югары Мәмбәт авылында була. Анда зур гараж эчендә урнаштырылган бүлмә янган.
Янгын сүндерүчеләр 24 минут эчендә 80 квадрат метр мәйданда ачык янгынны туктаткан. Сүндерү барышында 1982 елда туган ир-атның мәете табылган.
Бер версия буенча, янгын мичне якканда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.
Фото: "МЧС по РБ"