Яз көне Тимур әбисендә кунакта була. Аннан Яңа Балакатайдагы СПТУга имтиханга барырга тиеш була, ләкин автобуска соңга кала.
Туганнары сүзләренчә, үсмер 17 яшьлек сыйныфташ кызы белән машинада барырга карар итә, кызның 39 яшьлек егете Илдар аларны алып барырга ризалаша.
Кыз үсмерне эзләүчеләргә Тимурның аларның өенә килүен, Илдар белән китеп, югалуын сөйләгән.
Туганнары ирне шунда ук начар гамәлдә шикләнә. Аннары ул студентны кыйнаганын таныган.
Тимурның үлгәнен аңлагач, гәүдәсен яшергән һәм 5 айдан соң гына егетнең үз-үзенә кул салуын инсценировкалаган.
Әле Илдар Тикшерү изоляторында.
Фото: башинформ