+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 декабрь 2023, 07:15

Ир белән хатын янып үлгәннәр

Бүген төнлә Уфа районының Чесноковка бистәсендә коточкыч янгын булган.

Ир белән хатын янып үлгәннәрИр белән хатын янып үлгәннәр
Ир белән хатын янып үлгәннәр
Демьян Бедный урамында яшәүчеләр, төтен чыгуын күреп, янгын сүндерүчеләрне чакырган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын гаилә яшәгән иске агач йортта башланган, гаиләнең ике әгъзасына да 50 яшь булган.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә инде соң була, ут бөтен йортны ялмый. Аны 30 минуттан соң локальләштерү мөмкин булган, ә тагын 20 минуттан ул тулысынча сүндерелгән.

Соңыннан күмерләр арасында ир белән хатынның гәүдәләре табылган.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас