+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 декабрь 2023, 06:10

Туганнарына киткән дә... юк булган

Коткаручылар ирнең машинасын гына тапкан.

Туганнарына киткән дә... юк булганТуганнарына киткән дә... юк булган
Туганнарына киткән дә... юк булган

Гафури районында коткару хезмәте хезмәткәрләре Красноусол авылында яшәүчегә ярдәмгә килгән. Ул «УАЗик» машинасында туганнары янына Белорет районының Хәйбулла авылына киткән һәм югалган.

Коткаручылардан ярдәм сорап, ирнең хатыны мөрәҗәгать иткән. Белгечләр машинаны ташланган килеш тапкан һәм Хәйбулла ягына алып баручы эзләр күргән.

Кар машинасында 5-6 километр үтеп, алар югалган кешегә юлыккан. Баксаң, ул машинасында төн үткәргән һәм иртән арытаба җәяү барырга карар иткән.

Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланган һәм ирне кар машинасында туганнарына илтеп куйганнар.

Сак булыгыз! Кыш көне урман юлында йөрмәү хәерле.

Фото: "МЧС по РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас