Ул балигъ булмаган балаларының әтисен ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне таләп итә.
Инстанциянең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, ир-ат алимент түләми. Аңа карата, балаларны тәрбияләүгә акча түләмәү сәбәпле, җинаять эше кузгатылган. Шулай ук ул спиртлы эчемлекләрне артык куллана, моның өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган.
Әлеге атаның кызыннан сораштырганда, баланың әтисе белән аралашырга теләмәве ачыкланган, чөнки гаиләдә бергә яшәгәндә ул аларга карата агрессив булган, кул күтәргән. Хәзер балалар белән мөнәсәбәтләрне сакламый, аларга матди яктан ярдәм итми, аларның сәламәтлеге турында кайгыртмый, мәктәптәге уңышлары белән кызыксынмый.
Дәлилләрне тикшергәннән соң, суд атаны хокукларыннан мәхрүм иткән.
Фото: башинформ