+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 декабрь 2023, 04:25

Бирешмә, Аделя!

Авыр чиргә каршы көрәшүче бу кызчыкка барыбыз да ярдәм итә ала. Моның бер гади һәм уңайлы ысулы да бар...

Бирешмә, Аделя!Бирешмә, Аделя!
Бирешмә, Аделя!
Уфадан Йосыповлар гаиләсе ишеген бәла каккан. Һәм ул аларның күптән көтелгән һәм яраткан кызы Аделяга кагылган. Әле күптән түгел генә ул шатланып, көлеп йөргән, ә бүген аңа ярдәм һәм кыйммәтле дәвалау таләп ителә. Диагноз авыр - кискен лимфобласт лейкозы.

Аделяга 1 яшь һәм 7 ай тулгач, кызның сул аягы авырта башлый. Аннары температурасы күтәрелә. Аны дәваханәгә салалар.

Тиздән гаиләне Уфага тикшерүгә җибәрәләр. Монда инфекцион хастаханәдә "РДКБ" гематологларын чакыралар һәм «лейкоз» диагнозы куялар. Кызга берничә курс химиотерапия үтәргә туры килә. Хәзер аңа сәламәтләнү өчен кыйммәтле дару кирәк. Бу яңа буын иммунопрепарат, ул балаларда кискен лимфобласт лейкозын уңышлы дәваларга мөмкинлек бирә.

Эшкә «Югалтулар юк» хәйрия фонды тотына, дәвалану курсына «Блинцито»ның 12 флаконын сатып алу өчен акча җыю игълан ителә. Бер флакон 200 мең сумга якын тора. Аделяга теләгән һәркем ярдәм итә ала, моның өчен аталган хәйрия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әмма тагын бер гади һәм уңайлы ысул - «Уфа-Арена»да традицион "Мишкопад"та катнашу. Быел ул Аделя Йосыповага багышланачак. Барлык акчалар да аны дәвалауга китәчәк.

Акция 22 декабрьдә "Салават Юлаев" матчында узачак. Сез килеп, аю сатып ала һәм шулай итеп кызга булыша аласыз.

Ярдәм итик, дуслар!


Фото: "Ufa1.ru"
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас