+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 декабрь 2023, 09:00

Тәүбә иткән, ләкин соң булган

Ярмәкәйдә булган бу хәл.

Тәүбә иткән, ләкин соң булганТәүбә иткән, ләкин соң булган
Тәүбә иткән, ләкин соң булган

Ярмәкәй районында 42 яшьлек ир суд алдына баскан, ул үз хатынын кыйнаган һәм үтерү белән янаган. Зыян күрүче сөйләвенчә, 8 октябрьдә аның ире бик нык эчеп, гауга чыгарган. Җәнҗалчы хәтта хатынын буа башлаган, "Мин сине үтерәм" дип кабатлаган. Аннары тынычланган кебек булган.

Тик бәхетсез хатынны җәзалау моның белән генә тәмамланмый. Кухняда исерек ир-ат кесәсеннән пәке чыгарып, хатынының муенына тери, янауларын кабатлый. Куркуга төшкән хатын кача алган, шунда ук полициягә шалтыраткан.

Айныгач, ир тәүбә итә һәм хатыныннан гафу үтенә, Ләкин соң була. Нәтиҗәдә, дебоширга карата «үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән янау» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Суд аны гаепле дип тапкан һәм 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләгән.

Азрак түгел микән?

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас