+9 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 декабрь 2023, 17:27

"Үзе гаепле, миңа узарга бирмәде..."

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова авариядә үзе гаепле, дип белдерә гаепләнүче.

"Үзе гаепле, миңа узарга бирмәде..."
"Үзе гаепле, миңа узарга бирмәде..."
Чишмә район судында юл-транспорт һәлакәте эше буенча чираттагы утырыш узды, ул авариядә социаль челтәрләрдән блогы белән танылган күпбалалы әни Диана Сәфәрова һәлак булган иде.

Зыян күрүче якның адвокаты хәбәр иткәнчә, гаепләнүче Вадим Латыйпов гаепне өлешчә генә таныган - юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китү фактын гына.

Авария вакытында исерек булуын ул кире кага. Шул ук вакытта, адвокат сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә Латыйпов нәкъ менә Диананы гаепле дип саный, аның сүзләренчә, ул узып китүгә комачаулаган һәм тизлекне арттырган.

Фото: Әнвәр Нургалиевның шәхси архивыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: