+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 декабрь 2023, 02:45

Дворник Юраның туганнары табылган

Берәү түгел, алтау. Кичә Андрей Малахов аларның барысын да тапшыруга чакырган иде.

Дворник Юраның туганнары табылганДворник Юраның туганнары табылган
Дворник Юраның туганнары табылган
Уфада ихата себерүче булып эшләүче Юрий Ветлугин турында кино төшерделәр. Шуннан соң ул "йолдыз"га әверелде.

Шул вакыт аны туганнары да күреп калган. Юраның алты туганы бар. Кино төшерелгәннән соң аның тормышы үзгәргән. Аңа торак биргәннәр. Ул һаман дворник булып эшләвен дәвам итә, эшеннән тәм таба. 

Туганнары да, Юра да очрашуга бик шат булдылар. Аларның күпчелеге балалар йортында, интернатта үскәннәр.

Әниләре 55 яшьтә үлгән. Соңгы кызын, икенче ирдән булганын үзе үстергән. Шул кызы белдерүенчә, боларыннан баш тартуын иренең авыр холыклы булуы белән аңлаткан.

Юра әнисенә үпкә тотмый. Аның каберенә барырга җыена. Әтисенекендә булган инде. Юра, минеке түгел, дип нарасыен бала тудыру йортында калдырырга мәҗбүр иткән ирне дә гафу иткән...
 
Фото: Ufa1.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас