+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 декабрь 2023, 11:35

Ике миллион сумын коткарып калган

63 яшьлек ир Уфаның Ленин урамында урнашкан финанс оешмасының офисына ике миллион сум акча алу нияте белән мөрәҗәгать итә.

Ике миллион сумын коткарып калган
Ике миллион сумын коткарып калган
Банк хезмәткәре, клиентның дулкынлануын күреп, ни өчен аңа шундый зур сумма кирәклеген ачыклаган.

Ир акчаның шәхси ихтыяҗлары өчен кирәклеген аңлаткан. Банк хезмәткәре шулай ук аның банкның башка офисында ике миллион сумлык кредит рәсмиләштергәнен, әмма анда ни өчендер аларны алып куймавын ачыклый.

Юлия Петрова иргә аны мошенниклар алдаганын аңлата, барлык операцияләрне гамәлдән чыгарырга, кредит счетына акчаны кире кайтарырга һәм эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итәргә күндерә.

Хәзерге вакытта мошенниклыкка омтылу факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: "МВД по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: