+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 декабрь 2023, 08:25

Фаҗигагә... сөйгәне сәбәпчеме?

Узган ял көннәрендә Зианчура районында 26 яшьлек полиция хезмәткәре үз-үзенә кул салган.

Фаҗигагә... сөйгәне сәбәпчеме?Фаҗигагә... сөйгәне сәбәпчеме?
Фаҗигагә... сөйгәне сәбәпчеме?
Бу вакыйганың сәбәбе сөйгән кызы белән мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар булырга мөмкин.

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә бу хәлгә комментарий бирделәр.

"23 декабрьдә Исәнгол авылында Русия Эчке эшләр министрлыгының Зианчура районы буенча бүлеге хезмәткәренең гәүдәсе табылды. Хәзерге вакытта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җитәкчелеге тарафыннан вакыйганың сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклау өчен хезмәт тикшерүе билгеләнгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, вакыйганың сәбәбе таныш кызы белән конфликт булган", — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас