+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 декабрь 2023, 08:45

Икесенең берсе дә исән калмады

14 декабрьдә Казанда каршеринг машинасы йөртүчесе Башкортстанның Чишмә бистәсендә яшәүче ике бертуганны бәрдергән иде.

Икесенең берсе дә исән калмады
Икесенең берсе дә исән калмады

Юл-транспорт һәлакәте көнендә дәваханәгә салынганнан соң 18 яшьлек Сәид вафат була, ә 23 декабрь төнендә Казан ЮХХДИе аның 21 яшьлек абыйсы Давытның да үлеме турында хәбәр итте. Табиблар аны коткара алмаганнар.

Фаҗига кичке вакытта булган. Туганнар урам чатындагы юлны кичкәндә аларга бер ай машина йөртү стажы булган 18 яшьлек егет утырган "Volkswagen Polo" машинасы бәрелгән. Ул светофорның кызыл утына чыккан, ә аннары каршы килгән "Hyundai Greta"га бәрелгән. Закон бозучы машинаны дуслары белән шәһәр буйлап йөрер өчен каршерингта арендага алган булган. Аварияне күргән кеше, бөтен автомобиль агымы "кызыл"га туктагач, яшь шоферның хәтта тормоз педаленә дә басмавын, киресенчә, газ өстәвен сөйләгән.

Ике бертуганны күпсанлы авыр җәрәхәтләр белән ашыгыч ярдәм хастаханәсенә алып китәләр. Берничә сәгатьтән соң табиблар кулында 18 яшьлек егет җан бирә. Аның абыйсы үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратына тоташтырыла, бер атна яши һәм шулай ук реанимациядә үлә.

Сәид белән Давытның туган авыллары Чишмәдән Казанга берничә ел элек күченгәннәре билгеле. Алар колледжга укырга керә һәм төзелеш товарлары кибетендә эшкә урнаша. Бу кичне аннан өйләренә кайтып барганнар. Аларны әниләре ялгызы тәрбияләгән. Хәзер кайгыдан сыгылып төшкән ананы туганнары һәм якыннары юатырга тырыша..

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: