Кырмыскалы районында 39 яшьлек хатын ирен пычак чәнчеп үтергән. Бу хакта Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр
Бу хәл 20 декабрь кичендә булган. Спиртлы эчемлекләр мул булган табында ир белән хатын арасында низаг килеп чыккан. Сәбәбе - ир куяннарны ашатмаган. Конфликт барышында гаепләнүче" пычак алып, 52 яшьлек иренең күкрәгенә бер тапкыр чәнечкән, шуннан соң зыян күрүче верандага чыккан, ә хатын-кыз йокларга яткан.
Төнгә якынрак корбанның гәүдәсен күршеләре таба һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Килгән медицина хезмәткәрләре ир-атның үлемен раслый һәм полициягә хәбәр итәләр. Зыян күрүченең хатыны кылган эшләрен таныган.
Фото: "Вести-Башкортостан"