

Югары уку йортына укырга кергәч, төрлесен сынап-тоеп карыйсы килде. Авыл балалары, авылда тормыш күңелсез булу сәбәплеме, туган йортта кырыс тәрбия астында үскәнгәме, шәһәргә килгәч, әллә ниләр эшләмәс! Күпләр начар гадәтләргә дучар була һәм начар гамәлләр кыла. Ә икенчеләр киресенчә, укуларын эш белән берләштерә, вуз тормышында актив катнаша, үзләрен күрсәтә, үсешкә омтыла. Мин үземне шул икенчеләр рәтенә кертәм. Һәм шундый булырга кирәктер дә. Төркемдәшләр белән Казанда узучы “Милли байлык” Бөтенрусия милли яшьләр иҗаты конкурс-фестиваленә өч тапкыр барып, лаеклы урыннар алып кайтуда ролем зур, БДПУның волонтерлар хәрәкәтендә актив катнаштым, югары уку йорты оештырган төзелеш отрядларында һәр җәй эшләдем, уку йортында узган күп кенә чараларны оештыруда булыштым, ә соңрак үзем дә оештыручы яисә алып баручы булдым. Һәм шул эш-гамәлләр өчен күп кенә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләндем. Ләкин бер чара мине үзгәртте...
Сентябрь ае. Вуздагы волонтерлар хәрәкәтенең җитәкчесе мине ниндидер бер җитди мәсьәлә хакында сөйләшергә чакырды. Аның белән күп аралашкан булсам да, төрле чараларда катнашсам да, бу юлы, никтер, сөйләшүгә дулкынланып бардым. Сиземләвем алдатмады, мәсьәлә, чынлап та, җитди булды.
– Без сине, Денис, вуздан шифаханәгә җибәрергә телибез, — диде ханым, елмаеп, мин керү белән. – Ләкин ял итү өчен түгел, ә волонтер булып эшләр өчен. Анда балалар һәм аларның әти-әниләре булачак. Һәм син алар белән ун көн яшәргә һәм аларга булышырга тиеш булачаксың. Сине яхшы итеп көненә 5 тапкыр ашатачаклар, үзеңә аерым бүлмә бирәчәкләр, шифаханәдәге кайбер процедураларга үзең дә йөри алачаксың, бассейн һәм спортзал бар, өстәвенә, сиңа берникадәр хезмәт хакы да түләячәкләр. Вуздагы дәресләрең “ябылачак”, белешмә бирербез. Ничек карыйсың?
Мин мондый искиткеч шартларга шундук ризалаштым.
– Ләкин бу балалар гади түгел. Алар ДЦПлы (балалар церебраль параличы). Аларның күбесе йөри алмый, инвалид коляскасында гына йөри. Күбесе сөйләшә алмый. Сиңа, егет-волонтер буларак, аларны күтәреп йөртергә һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтергә туры киләчәк. Һәм, әлбәттә, балалар һәм аларның әти-әниләре белән эш алымнары бераз икенче булырга тиеш. Башкалар бу тәкъдимнән баш тартты. Син – соңгыларның берсе.
Нинди генә тәҗрибәле волонтер булсам да, мондый диагнозлы кешеләрне күргәнем юк иде. Ләкин, барыбер ризалаштым.
Билгеләнгән көнне шифаханәгә юлландым. Мине Караидел елгасы буенда, саф һавалы, тыныч табигать кочагында урнашкан, төрле төстәге яфракка күмелгән бина каршы алды. Беренчеләрдән булып килгәнмен икән, берсе дә юк иде әле.
Менә шифаханәгә беренче гаиләләр килә башлады: инвалид коляскасында утырган бала белән әнисе, тагын бер кыз һәм аның әнисе керделәр. Бер-беребезне сәламләдек, таныштык. Ике кызның берсе дә сөйләшми икән. Ләкин өлкәне үзе йөри ала, хәтта рәсем төшерә, үзе ашый.
– Сез икенче катта яшәячәксез, барыгыз, урнашыгыз, – диде вахтерша.
Шунда мин үзем шаккаттым. Икенче катта? Шундый балалар белән? Менә ни өчен кирәк икән монда егет-волонтерлар! Кунакларга булыштым: баланы кулыма алдым, колясканы әнисе күтәреп менде. Алга таба башка гаиләләр дә килде. Бер сәгатьтә арыдым, мораль яклап та, физик яклап та.
Гаиләләр бүлмәләргә урнашты. Мин дә бүлмәмә кердем: чиста, иркен, ике кешегә исәпләнгән бүлмә, шулай ук ванна, балкон һәм телевизор бар. Ике кешегә исәпләнгән бүлмә, ә мин үзем генә... Ә икенче волонтер кайда икән?
Төш җиткәч, залда җыелдык. Хәйрия фонды җитәкчесе, мин, балалары белән әниләр. Танышканнан соң фонд җитәкчесе икенче волонтер егетнең соңгы моментта чарада катнашудан баш тартуын белдерде. Әйе, курыккан ул, балалардан курыккан. Монда бит физик яктан гына нык булырга түгел, ә мораль яктан да чыдам булырга кирәк. Тулай торакта бергә торган егеткә шалтыраттым. Ул килде һәм 10 көн эшләде.
Балаларның расписаниесе: иртәнге аш, процедуралар, төшке аш, урамда саф һавада вакыт уздыру, көндезге йокы сәгате, икенче төшке аш, гадәти һәм осталык дәресләре, кичке аш, йокы. Шул этап-ларның барысында да минем ярдәмем мотлак кирәк иде.
Истә, баланы үзем генә яисә, бала зур булса, дус волонтер белән бергә аны коляскасында килеш күтәреп, баскычларны һәм киртәләрне үтеп, озын-озын борылмалы коридорлар буйлап, мондый диагнозлы кунаклар өчен җайлаштырылмаган шифаханә эчендә йөреп, көннәр уза иде. Берсен бер процедурага илтеп куясың, икенчесен – икенчегә, аннары кире алып кайтасың.
Берсендә баласын парафин терапиясенә керттек тә әнисе белән коридорда эскәмиядә көтеп утырабыз.
– Син шундый яшь. Күңел ачып, иркенләп, мәшәкатьләнмичә яшәү урынына син нигә монда килдең? Нигә безгә булышасың? Ничек син бездән курыкмыйсың? Ә бит кешеләр бездән курка, урап уза, сәер итеп карый. Син ниндидер икенче. Синдә эчкерсезлек һәм ниндидер бер ихласлык сизелә. Синең үзеңнең гаиләңдә дә шундый чирлеләр бардыр инде... Булмаса, син безне аңламас идең, безгә булышып йөрмәс идең, – дип күңелендә булганнарын чишеп җибәрде апа.
Чынлап та, мин алардан курыкмадым. Бала нинди генә авыр стадиядә, хәлдә булса да, минем өчен ул бала, башкалар кебек үк тере җан иясе. Истә, мин бервакытта да аларны кызганмадым. Аларга кызгану кирәкми дә. Ярату, аңлау, игътибар бирү, аларны тиңдәш күреп аралашу кирәк, ә кызгану кирәкми. Ул балалар да бит барысын да сизә, күрә, аңлый. Мөгаен, шуңа күрә дә без алар һәм аларның әниләре белән шул ун көн эчендә бик якын кешеләр булып киткәнбездер.
Курку, дигәннән. Шушы чарага мин тагын ике ел йөрдем. Һәм һәр елны минем иптәш-волонтерларым чарага я килми иде, я килгәч, бераз эшләгәч, төрле сәбәплар табып, безне ташлап кайтып китә иде. Дөресен әйткәндә, мондый чарага чынлап та тәҗрибәле һәм ныклы рухлы волонтер табу авыр эш булып чыкты.
Ләкин иң авыр тәҗрибәләрнең берсе балаларны массажга һәм бассейнга йөртү булды. Юк, ике очракта да алар белән үзем шөгыльләнмәдем. Ләкин массаж вакытында тәннәре, буыннары һәм мускуллары каткан балалар бигрәк җәфалана иде. Аларның елаганы, кычкырганы бөтен этажга диярлек ишетелә иде.
Бассейн белән аерым тарих. Вуздагы волонтерлар хәрәкәтенең җитәкчесе үземә дә бассейнга йөрү мөмкинлеге булачагын әйткән иде. Һәм ул алдамады. Ләкин бассейнга мин балалар белән йөрдем. Без яшәгән каттан бассейнга сәламәт кеше 5-7 минутта барып җитәр иде – шифаханә шундый зур. Ә инвалид коляскасы белән без ун-унбиш минут бара идек. Соңрак балаларны күтәреп йөрттем, алай тизрәк булды. Барып җиткәч әнисенә һәм балага махсус кием кидерәбез. Аннары мин аны күтәреп, бассейнда көтеп торучы инструктор кулына сак кына тапшырам. Кайвакыт ул бала белән шөгыльләнгән арада үзем дә кереп йөзеп, чумып, бераз ял итә идем.
Бу балаларны мин, чынлап та, яраттым. Тәҗрибә туплаган саен волонтер бурычым авыр эштән ләззәт бирүче хоббига әверелде. Рәсем дәресләрендә балалардан истәлеккә рәсем төшерүләрен сорадым. Аларның вак моторикасы тулысынча диярлек бозылган. Ләкин сабыйлар, ничек кенә авыр булса да, миңа рәсемнәр төшерде, ә әниләре рәсем артына истәлеккә теләкләрен язды. Ни өчен әниләр генә?..
Көзге салкын көн, хәтта тын беленә. Табигать төрле төсләргә буялган. Төшке аштан соң әнисе һәм аның кызы белән шифаханә янында ял итеп, ләззәтләнеп йөрибез.
– Безнең әти юк. Бала туып, шундый диагноз куелгач та ул безне ташлап китте. Ир-егетләр — “көчле зат”, дип әйтелсә дә, гаиләдә шундый авырлык барлыкка килгәч, гадәттә, бер ир-егет тә түзә алмый. Сизгәнсеңдер, монда ял итүче балалар барысы да диярлек әниләре белән ята. Аларның берсенең дә әтиләре юк, – дип сөйләде ана.
Мин коляска этәм, әнисе минем белән янәшә бара. Әни кеше өчен бу – зур ярдәм һәм ял, чөнки алар мондый баланы көне-төне үзләре генә карый һәм, гадәттә, ирсез, әтисез.
– Мондый балалар озак яшәми. Гадәттә, алар балигъ булганчы үлә. Баланың гомере диагнозның стадиясенә һәм шул диагнозның куелу тизлегенә бәйле, – ди ана.
Алдарак язуымча, мин мондый чарада тагын ике ел, ике заезд эшләдем. Кайвакыт яңа гаиләләр килә иде, ә кайвакыт хәйрия фонды җитәкчесе алдагы елда булган баланың үлүе турында дөресен әйтә иде. 2015 елдан инде күп вакыт узды, һәм бу фактны тану ничек кенә кызганыч булмасын – шул өч ел эчендә үзем күргән, ярдәм иткән балаларның күбесе бу дөньяда инде юктыр. Ләкин алар турында хәтер, аларның һәм гаиләләренең авыр тормышын җиңеләйтүгә керткән өлешем хәтердә. Шул сабыйлар төшергән рәсемнәрне мин әле дә кадерләп саклыйм...

