Дошман амбразурасын үз гәүдәсе белән каплаган Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллинның туган җире Өршәкбаш Карамалы авылы — узган гасыр башларында исем-шәрифләре тирә-якка киң таралган дин әһеле, танылган эшкуар, Ырынбур губернаторының рәсми таныклыгын алган меценат Гыймран бай Миһранов кебек күп кенә булдыклы шәхесләр биргән төбәк. Бүген сүз шул Гыймран бай хакында, дөресрәге, аның озак еллар үз тырышлыгы нәтиҗәсендә тупланган мал-мөлкәте, алтын-көмешләренең тарихы турында барачак.
Билгеле, 1917 елда Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә башланган социалистик революция шаукымы ун-унбиш елдан соң илебезнең иң караңгы почмакларына, шул исәптән, Карамалы авылына да килеп җитә. Инкыйлаб сәясәте башланган чакта Гыймран байның җир биләмәләре зур була. Туган авылында ул ике мәчет төзетә, ике хатынына ике зур йорт салып бирә. Тәүге хатыныннан — өч, икенчесеннән биш бала дөньяга килә. Соңгыларының берсе — минем әби, ягъни хәләл җефетемнең әнисе Нәкыя. Бәян ителгән хәл-вакыйгалар турында исән чагында әби үзе сөйләгән иде.
Ырынбурның Каргалы мәдрәсәсендә төпле дини белем алган дәрәҗәле эшкуарның үз кибетләре, складлары, ашлык келәтләре була. Гыймран бай-ның төп шөгыле — иген игү. Игеннең җаен — иккән белер, арбаның җаен — җиккән белер, дигән борынгылар. Игенчелек эшендә иң мөһиме җир эшкәртү икәнлеген башкалардан яхшырак аңла-ган малтабар, Петербургка барып, андагы Путилов заводыннан ике төрәнле ат сабаннары, ашлык сугу машинасы – молотилка сатып ала. Ул дәвердә игенчеләр, башлыча, агач сукалар белән эш иткән була. Басуларда иң беренче чиратта үз балалары тырышлык күрсәтә. Ялланып эшләүче, төнге-леккә дә чабаталарын салмый йокларга яткан авылдашлары да җигелеп эшли. Хезмәт хакына алар көзге уңыштан ашлык ала. Шунысы да мөһим: 1921 елгы ачлык вакытында да Гыймран хәзрәт мәхәлләсендәге бер генә кешенең дә ачтан үлү очрагы теркәлмәгән. Мохтаҗ-лык күрүчеләр мулла кибетеннән әҗәткә ашлык ала торган була. Хәзрәтнең Кырым татарларыннан сатып алган алмагач үсентеләре дә Башкортстан җир-леген үз итә. Ул бакча эшкуар үзе үлгәч тә озак еллар халыкка хезмәт итә.
Инкыйлаб маҗаралары башлангач, кулларына мылтык тоткан, беләкләренә кызыл тасма бәйләгән, кулларыннан эш килмәгән әтрәк-әләм – район үзәгенең ярлылар комитеты вәкилләре иң элек Гыймран байның мал-мөлкәтен “барларга” керешә. Хәзрәтнең шыгырдап торган карагайдан салынган ике йорты, абзар-куралары, келәтләре, атлары, сыерлары конфискацияләнә.
Шул каһәрле иртәдә алган авыр тойгылар, көчле, тирән кичерешләр алтмыш яшькә дә җитмәгән нечкә хисле хәзрәтнең сын-сыйфатын үзгәртә, аны авыруга әверелдерә. Әлеге җан тетрәндергеч минутларда эшкуарның дистәлә-гән еллар тупланган, бөртекләп җыелган мал-туары, балалары күз алдына килеп баса. Ниһаять, бөтен байлыгы тартып алына, сигез баласы белән ике хатыны урамда торып кала.
Тамак төбендәге ачы төерне йотарга тырышып, ул тәүге хатынына: “Әнисе, дикъкать белән тыңла, васыятем бар, бу бик мөһим”, — ди. Һәм якынрак ки-леп дәвам итә. — Шушы йорт миченең нигезендә, көнчыгыш тарафта алынмалы бер таш бар. Безнең бөтен алтын-көмеш шундагы чүлмәк эчендә. Ул таба белән капланган. Әлеге серне очраклы рәвештә икенче хатынның бер кызы да ишетеп кала. “Иртәгә сезне Себер урманнары көтә”, дигән мыскыллау сүзләреннән көчле тәэсирләнү нәтиҗәсендә шул минутларда Гыймран әфәнденең тынгы белмәс йөрәге тибүдән туктый. Кызганычка каршы, икенче көнне байның тәүге хатыны да дөнья белән хушлаша. Ул каты авыру хәлендә була. Ачлыктан интегү сәбәпле, яшь хатынның язмышы да кызганыч тәмамлана. Элекке горур хатын күрше авылларда хәер сорашып йөри, үз авылындагылар аңа хәер-сәдака бирүдән баш тарта. Соңгы вакытта ул өч кызы белән бер кешенең ташландык мунчасында көн күрә, ачлыктан шешенгән килеш шунда җан тәслим кыла.
Әниләрен җирләгән көнне Урта Азиядән ялга кайткан бер авылдашы, кызларның берсе Рәмзия янына килеп: “Сеңлем, әйдә минем белән, монда ачтан үләсез. Ташкентта адым саен диярлек үсеп утырган шәфталу, өрек агачларының җимешләре белән генә дә көн итеп була. Минем бәләкәй генә шартым да бар: кулыңдагы куш беләзек, уйла”, — ди. Кыз ни әйтергә дә белми, бу хәбәрне бертуган апасы Разияга җиткерә. Тегесе: “Мине дә алып барса, яшереп йөрткән алтын балдагымны бирәм”, — дип җавап бирә.
Дөрес, Үзбәкстанда кызлар ачтан үлми. Алар кайда гына булса да, нәрсә генә эшләсә дә, төшенкелеккә бирелмәскә тырыша, үзләрен горур тота. Бер минутка да җанга тынгылык бирми, төшләренә кереп интектерә торган алтын-көмешне кулга төшерү максатында кызлар төрле планнар корып карый.
Билгеле, Үзбәкстанда социализм төзү сәясәте йомшаграк шартларда үткәрелә. Гыймран бай кызлары Ташкент — Мәскәү поездына билет ала һәм, тәвәккәлләп, юлга чыга. Максат: Башкортстанга кайту түгел, дәүләт чигендәге хәлләрне өйрәнү. Дөресрәге, пограничникларның ничек тикшерүен, яшерен алтынны алып чыгу мөмкинлеге бармы-юкмы икәнлеген ачыклау. Вагонга кереп утыргач, дәүләт чигендәге Үзбәкстан тикшерүчеләре әллә ни җен-теклелек күрсәтми, ләкин шул ук вагонда пассажирларны икенче кабат тик-шерә башлыйлар. Бу юлы таможняда Русия пограничниклары туры килә. Кызларны чәч толымына кадәр сүттереп тентиләр. Хәлләрне үз күзләре белән күргәч, кызлар Башкортстандагы хәзинәне билгесез срокка тынычлыгында калдыра. Тагы да берничә ел үтә. Бөек Ватан сугышы башлана. Разия белән Рәмзия икесе дә үзбәк егетләренә кияүгә чыга, бер-бер артлы уллары, кызлары дөньяга килә. Шулай да якташлары-бызның җаннары тынгы таба алмый. Инде ничәмә еллар аталары йортында сакланучы, һаман да кулга төшерү форсаты тимәгән байлык теңкәләрен корыта. Алтын турында сорашу максатында Разия ай саен диярлек туган авылына, бертуган апасы Нәкыягә хат яза. “Безнең йорт урынындамы, икенче урынга күчермәделәрме?” — дип сораша.
Мәгълүм ки, Гыймран байның бер йорты – алтын яшерелгәне – алтмыш елдан артык мәктәп бинасы буларак кулланыла, икенчесе – яшь хатын яшә-гәне – клуб булып хезмәт итә.
Сугыштан соңгы авыр елларда Башкортстаннан Урта Азия республикаларына күченеп китүчеләр дә байтак була. Тимер юл станцияләрендә тәүлек әйләнәсенә ыгы-зыгы, вагоннар шыгрым тулы. Билетсыз пассажирлар вагон башларында барырга да риза. “Мондый шартларда ил чигендәге тик-шерү эшләре дә берникадәр йомшарырга тиеш”, дигән уй белән Разия бе-лән Рәмзия, Башкортстанга кайтып, үзләрен күп еллар борчыган проблеманы уңай хәл итәргә ниятли һәм ерак юлга чыга. Бер атна дәвам иткән юл газаплары артта кала.
Башкортстанга кайткач, юлчылар Өршәкбаш-Карамалыга килеп кергәнче башта күрше авылда яшәүче апаларында туктала. Хәл-әхвәл сорашып, чәй эчәргә утыргач, кунаклар сүзне акрынлап әтиләре йортына якынайта. Бертуган апалары алтын турында ул чакта бернәрсә дә белми. Укучы балаларның җәйге каникуллары булу сәбәпле, мич төбендә алтын сакланган мәктәп бинасы бикле икәнлеге ачыклана. Разия белән Рәмзия мәктәпкә ничек керү әмәлен эзли, алдан эш коралларын хәстәрли.
Шул ук көнне кичкә таба алар җәяү-ләп Карамалыга юнәлә. Авылда кичен көтү кайтып, халык мал-туарын җыеп бетереп, урамнарда тавыш-тын басылгач, алтын эзләүчеләр эшкә керешә. Күз бәйләнүгә алар мәктәп ишеге төбенә килеп баса. Кеше-фәлән күренмиме дип, тирә-якка каранып, бераз басып торганнан соң, Рәмзия кулындагы бәләкәй лом белән йозак бөгелҗәсен каера башлый. Әмма көч салуның кирәге булмый: ишеккә “ялган” йозак асылганлыгы ачыклана. Идәннең базга төшә торган урыны кадакланган була. Аны каерып ачып, бай кызлары күзгә төртсәң дә күренми торган караңгылыкта чыра яндырып, мич нигезендәге алынмалы ташны эзләргә тотына. Берничә минуттан кымшата-кыймылдата зур гына бер ташны тартып чыгаралар. Ниһаять, иң киеренке момент: ничәмә еллар өмет өзми яшәгән хәзинә өстендәге табаны бер читкәрәк этеп кую белән чүлмәк эчендәге алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән барлык зиннәтлеге белән чыра яктысында аллы-гөлле булып җемелди, ялт итеп балкып китә. Бу сихри күре-нештән бай кызлары телсез кала. Разияның йөзендә кояш балкый башлый, үзе көлә, үзе елый, күзләреннән кайнар яшьләр ага. Рәмзия исә, алтыннан аерыла алмыйча, чүлмәк эчен-дәге байлыкны кат-кат кулларына алып хозурлана.
Бер төн эчендә баеган хатыннар таң атуга инде күрше авылдагы апаларында була. Бераз киңәшләшеп алгач, башлары күккә тигән байбичәләр хәзинәне әлегә үзләре белән алып китмәскә, аны биредәге урманга алып барып, үзләре билгеләгән бер агач төбенә күмәргә карар итә. Чөнки бала башы зурлыгындагы затлы ювелир әйберләр салынган янчыкны дәүләт таможнясы аша алып чыгу мөмкинлеге юк дәрәҗәдә икәнлеген алар белә. Кайтыр юлда тикшерелә торган декларация документларында берәр данә алтын балдак алып чыгарга рөхсәт ителгән-леген ачыклап, үзләренә ошаган берәр затлы йөзек алалар да калган байлыкны әлегә Башкортстанда калдыралар.
Үзбәкстанга кайткач, Разия белән Рәмзия хәл-әхвәлне түкми-чәчми ирлә-ренә җиткерәләр.
Байлык артыннан бераздан ире белән Рәмзия һәм тагын да ике үзбәк юлга чыгалар. Соңгы вакытта сәламәтлеге нык какшаган Разия бу юлы алтын сәфәрендә катнаша алмый.
Юлда алар андый-мондый тоткарлыкка очрамый, Башкортстанга исән-имин килеп җитә. Өршәкбаш-Карамалыдан Бәләкәй Кәркәле урманына китереп күмелгән Гыймран бай алтыны артыннан килгән юлчылар туп-туры хә-зинә яткан җиргә ашыга. Үзен байлыкның чын хуҗасы дип хис иткән Рәмзия алдан атлый. Урман юлыннан бераз читтәрәк, мүкле ташлары тырпаеп торган чокыр янындагы юан имән төбенә килеп туктау белән Рәмзиянең тыны кысыла, теле көрмәкләнә башлый.
— Мен-менә шуш-шы и-имән төбенә к-күмгән идек, — ди ул, чак тынын алып.
Имән төбенә күмелгән ефәк янчык җилгә очкан, хәзинә урынында буш чокыр гына ыржаеп яткан була...
Ни сөйләшә, ни елый алмаган халәттә хатын җиргә ава. Ире ярдәмгә килгәндә Рәмзиянең күпне күргән йөрәге, бу югалтуга түзә алмыйча, тибүдән туктаган була...
Әйе, “Алтын үзе череми, күп башларны черетә” дигәннәре шушы буладыр инде...
Минҗан ЗАРИПОВ.