Яңа ел алдыннан Учалыда яшәүче гаиләгә зур кайгы килгән: 30 декабрьдә Белорет - Учалы - Миәс трассасында Марина һәм Солтан Гусейновлар һәлак булган. Аларның кечкенә балалары калган.
Фаҗига булган көнне Гусейновлар үзләренең "десятка"ларында эш буенча бара. Ул көнне руль артында булган Марина юл-транспорт һәлакәте алдыннан аларга каршы «Рено» йөк машинасының чыгуын күрә, әмма карар кабул итәргә вакыт калмый. Аның ире Солтан авария урынында һәлак була, Марина медицина учреждениесенә барганда табиблар кулында үлә.
- Алар алты бала үстерде, ике оныклары бар. Алар яхшы ата-ана иде, - ди туганнары Людмила.
Гусейновлар гаиләсен белгән һәркем бертавыштан Марина һәм Солтанның тырыш кешеләр булганын, балаларны яхшы шартларда, мәхәббәттә үстерер өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәрен белдерә.
Людмила һәм аның ире (Солтанның бертуган абыйсы) ятим калган балаларны үз канаты астына алырга ниятлиләр.
Маринага - 42 яшь, ә Солтанга 41 яшь кенә булган. Туган көннәрен алар үлемнәренә бер ай кала үткәргән…
Фото: башинформ