+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 Января 2024, 08:35

Әсирлектән кайтканнар

Оборона министрлыгы Украина әсирлегеннән 248 хәрби кайтуы хакында хәбәр итә.

Әсирлектән кайтканнарӘсирлектән кайтканнар
Әсирлектән кайтканнар
Бу – хәрби конфликт башланганнан бирле иң күп сандагы әсирләрне алмашу очрагы.

Соңгы тапкыр әсирләрне алмашу апрель аенда булган иде, шуннан соң бу процесс тукталды. Бу юлы әсирләрне алмашу Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арадашлыгында башкарылган.

Барлык әсирләр дә Белгород өлкәсенә чыгарылган, шуннан алар самолет белән Оборона министрлыгының дәвалану урыннарына – госпитальләргә, реабилитация үзәкләренә җибәрелгән.

Әсирләрне алмашу процессында даими эш алып баручы депутат Шамсаил Саралиев әйтүенчә, алмашу 173кә 173 схемасы буенча узган.

Русиянең 75 хәрбие алмашмыйча кайтарылган – ягъни алар өчен Украина әсирләрен азат итмәгәннәр. Шамсаил Саралиев үз каналында шушы 75 кешенең исемлеген биргән. Бу мәгълүмат дөрес булса, анда Әпсәләмов Р.Р., Байтимеров Р.С., Гатауллин Д.М., Хисаметдинов Н.Р., Шәрифуллин А.И. кебек татар-башкортныкы булу ихтимал исем-фамилияләр дә бар, - дип яза "Интертат".

Фото: интертат


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас