Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Башкортстанда яшәүче хатын-кызны психоневрология диспансерына мәҗбүри госпитальләштерү очрагын контрольгә алды. Ведомство башлыгы тикшерү барышы һәм ятим кыз белән булган хәлләр турында хәбәр итәргә кушты.
Тикшерү комитетында волонтерлар хәбәр иткәнчә, Октябрьскийдагы интернат-йорттан 23 яшьлек инвалид кызны көчләп Стәрлетамактагы махсус медицина учреждениесенә җибәргәннәр, имеш тә аның җитди авыруы бар, ул үзе генә яши алмаячак.
Мәҗбүри дәваханәгә салуның мөмкин булган файдасын гына эзләү мотивы турында фаразлар бар, чөнки кызның исәбенә дәүләт тарафыннан күчерелгән акчаның шактый суммасы тупланган.
Бу хәлне гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова да контрольгә алган иде.
Тикшерү бара.
Фото: уфа1.ру