+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 гыйнвар 2024, 04:40

"Иң игелекле бала иде..."

Уфада 21 яшендә  шорт-трекчы Анастасия Середа вафат булган.

"Иң игелекле бала иде...""Иң игелекле бала иде..."
"Иң игелекле бала иде..."
Ул Саранскида туып-үскән.

Бу хакта Русия Тимераякта шуучылар берлеге хәбәр итте. Спортчы 6 гыйнварда Уфа хастаханәсендә вафат булган.

Ул бер ай элек А гриппы белән авырып киткән дип фаразлана. Аны Уфада хастаханәгә салалар. Ул комага китә. Анастасияне коткарып кала алмаганнар.
 

Әнисе билгеләп үткәнчә, Уфа табиблары аның кызы өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән һәм соңгы мизгелгә кадәр яшәү өчен көрәшкәннәр.

- Ул иң игелекле, ярдәмчел бала иде. Мин белмим, ни өчен Ходай аны шулай иртә алды, – дип елый хәсрәтле ана "Рен ТВ" белән сөйләшкәндә.  

Шорт-трек буенча Русия спорт мастеры Анастасия Середа 2003 елның 30 мартында Саранскида туган. Ярышларда Санкт-Петербург һәм Мордовия командалары исеменнән чыгыш ясый. 2019 елда тимераякта шуу буенча Русиянең иң көчле алты шорт-трекчы арасына керә. 2022 елда эстафета командасы составында Русия Кубогында җиңү яулый.

 

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас