Шри-Ланкадагы авариядә һәлак булган Русия туристы — Октябрьский шәһәреннән 42 яшьлек Илдар Абдуллин. Ул Башкортстан металл эшкәртү компанияләренең берсенең башкарма директоры булган.
Авария вакытында янәшәдә булган хатыны ире кичке аштан соң йоклар өчен автобусның алгы утыргычына күчеп утырганын сөйләгән. Төркем кунакханәгә кайтып барган. Ир-ат автобус йөк машинасы белән бәрелешкәндә һәлак булган. Автобусның алды иң нык зыян күргән. Кайбер мәгълүматлар буенча, водитель руль артында йоклап киткән.
Илдарның гәүдәсен утрауда яндырырга телиләр. Моның өчен урындагы законнар буенча суд аша барлык рөхсәтләрне алырга кирәк. Барып чыкмаса, аны туган иленә алып кайтачаклар.
Хатынының турны оештыручыларга дәгъвасы юк. Әлеге авариядә тагын 9 кеше зыян күргән.
Фото: "скриншот видео ТГ-канал Mash"