+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 гыйнвар 2024, 03:10

Республикада яшь гаилә белән хушлашачаклар

Яшь ата-ана һәм аларның 10 айлык уллары авариядә һәлак булдылар.

Республикада яшь гаилә белән хушлашаларРеспубликада яшь гаилә белән хушлашалар
Республикада яшь гаилә белән хушлашалар
Юл-транспорт һәлакәте 7 гыйнварда кичке сәгать 7ләр тирәсендә Нуриман районындагы Үкәрле авылы янында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, 61 яшьлек "Renault Duster" водителе Уфа ягыннан хәрәкәт итә һәм каршы як полосага чыга, анда  "Kia Rio" белән бәрелешә. Аннары соңгысы юлдан чыгып оча.

"Киа Рио"да 10 айлык балалы яшь гаилә һәм 13 яшьлек үсмер булган (гаиләнең туганы дип фаразлана). Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 27 яшьлек шофер һәм аның 19 яшьлек хатыны ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булган. Сабый белән үсмерне хастаханәгә алып китәләр, анда бала тиздән вафат була.

Бүген гаилә белән Нуриман районының Яңа Субай авылында хушлашачаклар.

Урыннары оҗмахта булсын!

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас