+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 гыйнвар 2024, 18:45

Синең ирең... хатынмы?

Никахыңны берсүзсез тарката аласың.

Синең ирең... хатынмы?Синең ирең... хатынмы?
Синең ирең... хатынмы?
Ир белән хатынның җенесен үзгәртү никахны өзәргә нигез була ала. «Башкортстан Республикасының Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы закон проектына тиешле төзәтмәләр Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты тарафыннан әзерләнгән һәм якын арада депутатлар тарафыннан карауга чыгарылачак.

Документ проектыннан күренгәнчә, төзәтмәләрне «Никахны туктату өчен нигезләр»нең 15нче мәддәсенә кертү планлаштырыла. Ул "шулай ук ир белән хатынның җенесен үзгәртү турында гражданлык хәле актлары язмасына үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә" дигән сүзләр белән тулыландырылачак.

Үзгәрешләр, шулай ук, баласын ялгыз тәрбияләүче аерылышкан ирнең хокукларын яклауны күздә тота.

Закон проекты комитет утырышында хупланды. Ул Дәүләт җыелышының чираттагы утырышының көн тәртибенә кертеләчәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Дәүләт думасы депутатлары бертавыштан өченче укуда Русия законнарына җенесне үзгәртүне тыючы төзәтмәләрне кабул итте.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас