"Без җеннәрдән ничек котылдык?
Айдарәле авылының Куян очыннан төшеп киләбез. Апаның бер ахирәтенә кич утырырга барган идек. Бу мине иптәшкә алды. Монда бер җирдә дә ут юк. Шулай киләбез, ә безнең артыбыздан кыңгырау тавышы ишетелә.
– Апа, – мин әйтәм, – ишетәсеңме? Кыңгырау чыңлый.
– Син дә ишетәсеңме? Мин синең кесәңдә берәр нәрсә шылтырый икән дип киләм.
– Юк минем кесәмдә бер әйбер дә.
– Синең клуб ачкычларың түгелме?
– Миндә бер әйбер дә юк дим!
Мин нык ышанам җеннәрнең барлыгына. Урман якын, зират якын. Хәзер шушы кыңгырау тавышы әкренләп кенә килде-килде дә, борылышка килеп җиткәндә Асия апа әйтә миңа:
– Син, Гөлшат, сызгыр! – ди. - Ә мин дога укыйм. Или беребез сүгенәбез, беребез дога укыйбыз!
Хәзер тотындым мин сызгырырга. Асия апа дога укый башлады. Шулвакыт мин сызгырганга каяндыр ниндидер эт өргән тавыш ишетелде, аңа кушылып, башка этләр өрә башлады. Әллә шуннан куркып, артыбыздагы кыңгырау тавышы бетте дә куйды.
– Артыңа борылма, ярамый, – ди апам. – Куян очында җеннәр бар, диләр ие, элек булган ул.
(Стәрлебаш районының Айдарәле авылында Хәбибуллина Гөлшат Гыйбадрахман кызыннан (1962 елгы) Илмир Ямалтдинов язып алган.)"
Фото: stock.adobe.com