+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 гыйнвар 2024, 05:20

"Пушкин картасы"н 277 меңгә сатканнар

Бөре шәһәрендә студент кызны төп башына утыртканнар.

"Пушкин картасы"н 277 меңгә сатканнар"Пушкин картасы"н 277 меңгә сатканнар
"Пушкин картасы"н 277 меңгә сатканнар

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы төбәктә «Пушкин картасы» ярдәмендә кылынган беренче мошенниклык фактын теркәгән. Полициягә беренче курс студенты мөрәҗәгать иткән, аны карта сату сылтавы белән 300 мең сумга диярлек алдаганнар.

Кыз социаль челтәрләрдә «Волков Евгений» никлы кулланучыдан хәбәр алуын сөйли, ул аңа «Пушкин картасы»н сатып алырга тәкъдим итә, моның өчен смс-хәбәрләрдән кодларны атау кирәк була. Сүз артыннан сүз чыгып, нәтиҗәдә, студент кыз кредит ала һәм аны аферистка күчерә. Ул хәзер банкка 277 мең сум бурычлы.

Беренчедән, "Пушкин картасы" мәктәп укучыларына һәм студентларга бушлай бирелә, дип искәрттеләр Эчке эшләр министрлыгында. Икенчедән, ул мәдәни чараларга (театрлар, музейлар, күргәзмәләр, концертлар) түләү өчен генә кулланыла. Бу карталар белән башка манипуляцияләр законсыз һәм әлеге хәбәр дә аларның хуҗаларын сагайтырга тиеш.

Фото: "МВД по РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас