+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 гыйнвар 2024, 06:40

Могҗиза бар ул!

Кызлар бу юлы Яңа елны тулай торакта каршыларга булды. Соңгы курс, киләсе елга кайсы кайда булыр һәм кайчан очрашырлар әле... Филология факультетында укучы кызларның төркемендә бер генә егет, ул да бәйрәмдә туган якларына юл алды.

Могҗиза бар ул!Могҗиза бар ул!
Могҗиза бар ул!

Төркемнәрендә кияүгә чыкканнар да бар инде, чыгарга тору алдындагылар да. Ә менә әлеге кызларның ничектер бу Яңа елны каршылаганда егетләре юк. Кайсыдыр йөргән егете белән арасын өзгән, кайсыдыр әле сөйгәнен очратмаган... Шуңа бәйрәм өстәле янында җыелышкан кызларның күзләрендә бераз сагыш чаткылары да чагылып китә. Шулай да бу яхшы укучы, тырыш, уңган кызлар сер бирми, елмаеп көлеп, шаярышып Яңа елны көткән була. Каршылагач, бергәләп урамда йөреп керергә дә исәпләре бар әле.

– Кызлар, әйдәгез, маҗаралар сөйләшәбез! Яңа елда кем белән нинди тылсымлы вакыйгалар булган! – диде Зәрия.
– Син һаман тылсымга ышанасыңмы әле? – дип көлемсерәде Сания. – Чыршы төбеннән бүләк тә көтәсеңдер әле...
– Ышанам да шул! Ә сез ышанмасагыз, тыңлагыз: бу хәл беренче курсны тәмамлагач булды. Беләсез, Галиянең апалары Уфада тора. Ул елны Галия кияүгә чыкмаган иде, апалары аңа фатир ачкычын калдырып, икенче шәһәргә кунакка киткәннәр. Без, шатланышып, Яңа елны аулакта каршыларга булдык. Билгеләнгән вакытка шунда очрашырга сөйләштек. Мин 31 декабрьдә төш үткәч, киендем, ясандым, бүләкләремне алдым да шунда юнәлдем. Бәйрәм алды, ярыйсы гына "бөке"ләрдә утырырга туры килде. Мин килеп җиткәндә Яңа елга инде берничә сәгать кенә калган иде. Ашыгып менеп, фатир төймәсенә басам. Ачучы юк. Шулай бераз басып торгач, Галиягә шалтыратам. Баксаң, алар егете белән "бөке"дә утыра икән. Ерактагы сәүдә үзәгенә барган булганнар. Бирегә килергә тиешле башкаларга да шалтыраттым, алар белән дә шул ук хәл. Шәһәр, әйтерсең, Яңа ел алдыннан тоташ "бөке"гә әйләнгән... Ярый әле тышта артык суык түгел. Көтәм. Утырыр урын юк. Ярты сәгатьләп вакыт үтте. Миңа инде барыбер, кар өеме өстенә утырдым. Керфекләр дә дымлана башлады. Борынны тарткалыйм. Башка фатирларда җем-җем иткән утларга карыйм. Кешеләр өстәлгә салатлар тезәдер, җылыдыр аларга, рәхәттер... Шунда Кыш бабай киемендә янымнан үтеп баручы берәү: “Нәрсә, чибәркәй, боектың? Менә, мандарин аша, ләкин ул гади түгел, тылсымлы! Теләк телә...” - дип көлеп, миңа җимеш ташлады да китеп барды. Нәкъ учларыма килеп эләккән мандаринны чистартырга тотындым. “Тизрәк килеп җитсеннәр иде инде дусларым”, – дип мандарин бүлемнәрен кабам. Кинәт миңа исем белән эндәшүгә сискәнеп китеп, башымны күтәрдем. Дусларым басып тора! Ничектер "бөке"ләр тиз генә таралган да алар барысы берьюлы бирегә килеп җиткән. Шаккаттым! Кыш бабай бит чын булган! Их, шундый мөмкинлек булганда теләкне нәрсәгә әрәм иттем, дип уйлап та куйдым.

Зәрияне тыңлаган кызлар көлеп җибәрде.
– Ярый инде, мин дә бер хәл сөйлим, – диде Камилә. – Беренче сыйныфта укыганда миңа бер малай Кыш бабайның юклыгы хакында шулкадәр ышандырып сөйләде, мәктәптән мин елап кайттым. Бердәнбер кызларын әти-әнием шулкадәр кызганды, мине кире ышандырырга теләп, үзләре дә минем белән бергәләп Кыш бабайга хат язарга утырды. Шуннан бер-беребезгә ниләр сораганны әйтештек. Мин, әлбәттә, зур курчак, әни – кер юа торган автомат-машина, әти икенче бәби сораган булып чыкты. Әти белән әни өлкәннәрнең теләген Кыш бабай Яңа ел кичендә үк түгел, ә ел дәвамында үти, дип кисәтеп куйды. Әлбәттә, мин чыршы төбендә үзем теләгән курчакны таптым. Менә әниләрнең теләге үтәлгәнен көтә башладым. Язлар үтте, җәйгә кердек... Көзгә әнинең бәби көтүе ачыкланмасынмы! Аның декрет акчаларына өр-яңа заманча кер юу машинасы алдылар. Мин үскәчрәк, әни сөйләде: “Без сине кызганып, аптыраудан гына язган идек ул хатларны. Бәйрәм үткәч, безнең ни теләгәнне онытырсың, дип уйладык. Чөнки кер юуу машиналары чыккан гына вакыт, алар бик кыйммәт һәм безнең аны алырга мөмкинлек юк иде. Сәламәтлегемдә тайпылышлар булу сәбәпле, башкача балам да булмаска тиеш иде. Авырга калуым чынлап та могҗиза булды! Хәтта әтиең дә Кыш бабай барлыгына ышанып куйды!”

– Мда... – дип сузды Сания. – Ә мин әни белән генә үстем. Бер елны без әни белән Яңа ел каршылар алдыннан урамда йөреп керергә булдык. Саф һава сулап кергәч, шаккаттык: минем бүлмәдәге тәрәзә шар ачык, ә тәрәзә төбендә бер янчык ята. Ачып карасак, анда мин теләгән уенчык! Әни дә чынлап гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарды, йөзе дә агарып китте, хәтта. Үскәч тә әллә күпме сорадым, барыбер үз сүзендә торды, бүләкне миңа ул алганын әйтмәде. Ә хәзер... Сезнең сөйләгәннәрне ишеткәч, уйлап куям... Бәлки чынлап та Кыш бабай бардыр?

– Бардыр, бардыр! – диеште кызлар, шатланышып. Һәммәсенең кәефе күтәрелеп китте.
Шунда берсе сәгать уникене сукканда теләк теләп язу язарга һәм сәгать сугып беткәнче аны яндырып бетерергә тәкъдим итте. Кызлар эшкә кереште. Бу минутта аларның һәрберсе могҗизага ышана иде...

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас