Заманында, Михаил Горбачев хакимияткә килеп, илнең авызлыгын чишеп, бәйле атны далага җибәргәндәй иткәч: “Куда же мы идем, товарищи?!” – дип бик еш кабатлый иде. Туган нигеземә кайткан саен фронтовик әтием миңа: “Улым, мин түрдә караватта ятам, ә Горбачев миннән: “Куда же мы идем, товарищи?!” – дип сорый. “Куда же я веду вас, товарищи?” дип әйтми”, – дия иде. “Нигә миннән сорыйсың син аны? Син алып барасың ич!” – дип, телевизор аша Горбачев белән сөйләшә-сөйләшә, әткәй дә бакыйлыкка күчте. Шул заманда башка нәрсә килә, шуны сөйли, җырлый башладык, чөнки моңа ирек ачылды.
Чит ил порнографиясен, боевикларын карап туйганга да инде дистә еллар үтеп китте. Бүген аларны ул чактагыдай ябырылып беркем дә карамыйдыр, кызык та түгелдер, минемчә. Ә менә җыр сәнгате һәм җырчылар шундый тугарылып китте ки, хәтта алар конвейерга салынмаган микән дигән тәэсир тудыра башлады. Төн чыкканчы икене булмаса да, бер җыр чыгара башладык, чөнки җырчыларга җырлар җитми, алар меңнәрчә.
Бу миңа иттарткычтан ит чыгарган кебек тоела. Өстәл читенә аны борып куясың да, бер кулың белән әйләндереп, “илә-лилә-риттә-тә”, дип көйләп, “яратам”, “сагынам”, “бергенәм”, “син кояш”, “син кайда, гомерлек ярым” дигәнрәк сүзләрне саласың да икенче яктан шып итеп җыр килеп төшә. Җырчыларга шалтыратасың да сатып та җибәрәсең.
Аеруча соңгы елларда татар эстрадасында иттарткычтан чыккандай сәер җырлар ишәя башлады. Колак салып тыңлыйсың: көе безнеке түгел, я Азия, я Кавказныкын хәтерләтә! Ә сүзләре татарча. Бу нәрсәне аңлата? Бу, минемчә, тыңлаучыга дәртле көй җиткерү, халыкның игътибарын яулау өчен шул юлга басалар. Җырчылар күп, шуңа сорау да баштан ашкан, татар-башкорт көйләренең башкаларныкы белән кабатлануы мөмкин, ә болай, шалт, башка милләтләрнең көен яраштырасың да куясың. Халык өерелеп тамашага агыла, егылып китеп кул чаба. Җырның сүзләре аны бик борчымый да.
Шуларны телевизордан карыйм, радиодан тыңлыйм да: “Куда же идем мы, товарищи?”, “Кая барабыз соң без – татарлар?” – дип сорыйм. Ә телевизор һәм радио дәшмиләр...
Бу кеше җыр сәнгатенең кире якларын гына күрә икән, дип уйламагыз, матур җырлар да, уйландыра, елата торганнары да очраштыра. Гомумән алганда, җыр сәнгатенең, аеруча эстрада җырларының һәм җырчыларының өчтән берен тыңлап була, дип исәплим...
Тәүлек әйләнәсе эшләгән үзебезнең татар каналларына колак салып тыңлап утырганым бар. Реклама да такмак, реклама да такмак, ачуым да килмәгәе. Ә кайда безнең Илһам абый, Әлфия апа, Фәридә апа? Кайда алар?! Һәм башка тагын да күп татар җырчылары: Рафаэль абый Ильясовлар, Габдулла Рәхимкуловлар һәм башка бик күп җырчылар, кайда алар?!
Инде татар эстрадасын тыңлый-тыңлый халкыбыз да аңа ияреп, өйрәнеп бара бугай.
Күп вакыт карап, сынап йөргәнем бар: туй мәҗлесе, яки юбилейлар булсынмы, аеруча шәһәр тирәсендә, безнең халык мәҗлеснең иң кызган чагында “Черные глаза”га бии башлый. Бу көйгә татарча бию туры килмәсә дә аптырамый, бөтен тәнен дер селкетә башлый.
Авыл туйларында гармун тавышы әле ишетелгәли, ә шәһәрдә аны читләтә башладылар. Мәҗлескә килгән артист баянчы алып килми бит инде. Чөнки акчаны бүлешәсе була. Гармунны хәзер кайберәүләр “искелек калдыгы” диебрәк тә саный булса кирәк. Шуларны уйлыйм-уйлыйм да, теләсәң-теләмәсәң дә тагын теге сүзләр искә төшә: “Кая барабыз соң без, иптәшләр?”
Бервакыт Уфабызның “Нур” театрында бер чара узды. Ә чара мәртәбәле генә: шагыйрьләр, язучылар, мәдәният кешеләре. Фойега барып кердем, карыйм, бер баянчы белән гармунчы татарча көйләр җиппәрәләр генә... Әйбәт бит! Җитмәсә, яхшы гына уйныйлар. Шулаен шулай да, тик яннарына кешеләр бик тартылып тормый. Читләтеп кенә үткәләп-сүткәләп йөриләр. Мин моңа хәйран калмасам да, күңелне сәер бер хис басты. Гармунчыларны кызганам. “Алар бит сезнең күңелегезне күтәрергә килгән, туганкайларым! Хет яннарына килеп, тыңлап торыгыз”, дигән уйлар килә башка.
Озак уйнамадылар, арыпмы, игътибар җитәрлек булмагангамы, икесе дә коралларын читкә алып куйдылар. Ә минем җан түзми! Хромкасы шәп! “Тульский”! Хатынны читтәрәк калдырып, гармунчылар янына атладым. Аннары гафу үтенеп, хуҗасыннан сорап, “Тульский”ны сузып җибәрдем. Үзем кешеләрнең реакциясен карыйм. Эмоция – ноль! Шуннан уен коралын хуҗасына тоттырып, рәхмәт әйтеп китеп бардым...
Ирек ГАЛИН.