+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 Января 2024, 13:35

Ул бәхетле кеше син түгелме?

Башкортстанда Яңа ел тиражында миллионнар откан кешене эзлиләр.

Ул бәхетле кеше син түгелме?Ул бәхетле кеше син түгелме?
Ул бәхетле кеше син түгелме?

Башкортстанда яшәүче бер бәхетлесе тагын өч кеше белән бергә лотереянең Яңа ел тиражы суперпризын - 100 миллион сумны бүлеште, әмма әлегә кадәр призын сорап мөрәҗәгать итмәгән. Билгесез җиңүчене инде ике атна эзлиләр, әмма нәтиҗәсез.


Билетны 2023 елның 16 декабрендә Стәрлетамакның Октябрь проспектында урнашкан азык-төлек кибетеннән сатып алганнар.

"Без Яңа ел тиражында катнашкан һәркемнән үз билетларын тикшерүен сорыйбыз. Бәлки, ул бәхетле кеше сездер, ләкин бу турыда әле белмисез. Моның өчен билетның икенче ягындагы QR-кодны сканерларга кирәк. Әгәр дә билет телефон номерына бәйләнгән булса, сез җиңү суммасы белән смс алырга тиеш идегез. Калган өч супер җиңүче элемтәгә чыкты инде, аларны Мәскәүдәге лотерея үзәгендә җиңүләрен рәсмиләштерү өчен көтәбез һәм, алар бәхетле мизгелләре белән уртаклашырлар дип өметләнәбез», — дип сөйләделәр лотереяның матбугат хезмәтендә.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас