Якын кешеләрне югалту бик авыр. Инде аларны җирләгәч тә хәтердән чыкмый алар, төшләргә керә. Ул вакытта үзебезне алар белән кайчан да булса бер очрашачагыбызга ышанып, юатабыз. Икенче дөнья барлыгына ышану, әлбәттә, кайгыны кичерергә бик ярдәм итә. Яшь хатынның шушы язмасы да икенче дөнья барлыгына ышаныч уята.
"Бабай мине бик нык ярата иде, мин дә аны ярата идем. Ул үлгәч, бик нык юксындым аны, әле дә сагынам. Аны күмгән көнне минем колледжда экзамен иде, аны күмәргә барырга өлгермәдем. Көзге суык көн, яңгыр ява. Экзаменнан чыктым да киттем зиратка. Шулкадәр каберен эзләп табып хушлашасым килде. Күзләрдән яшьләр ага, лычма су булып беттем каберен тапканчы.
Бабай үлгәннән соң ике елдан кияүгә чыктым. Бер елдан кыз бала таптым. Вот шунда башланды тормыш! Бала көн белән төнне бутады. Көндез йоклый, төнлә йокламый. Бик авыр иде йоклый алмагач. Ирем ике эштә эшли. Ул да юньләп йокы күрмәде. Әни, бераз ял итәрсен, берәр атна булса да бездә торыгыз, дигәч, аларга бардык. Ике көн әни белән чиратлап бала карадык төнлә. Өченче төнне әни янына кереп яттым. Әти залга йокларга чыгып китте. Йокларга яткач, әнигә әйтәм: "Эх, әни, бер биш сәгать булса да уянмыйча йокларга иде!" - дим. Шулай сөйләшеп, көлешеп яттык та йокыга киткәнбез.
Күпме йоклаганмындыр, белмим, ләкин кемнеңдер әкрен генә бишек җырын көйләвенә уянып киттем. Әни торган, ахры, дип, бераз күземне ачып карадым, ә әни янда ята. Коляска минем артта иде. Сизәм - аны кемдер әкрен генә тибрәтә. Бала йоклый, минем тәндә бала йоннары кабарды! Әкрен генә борылып карасам, бабам тора тибрәтеп! Күзләрем яшькә күмелде. Пышылдап кына: "Бабай, син бит исән түгел, ничек син монда?" - дим. Ә ул: "Йокла, кызым, йокла, мин аны карап торам", - ди. Шуннан соң кабат йокыга киткәнмен...
Уянып киттем. Көн яктырган. Әни кухняда чәй әзерләп йөри. Бала йоклый. Сәгатькә карыйм - иртәнге җиде. Мин рәхәтләнеп йоклаганмын. Әнидән, син төнлә тордыңмы, дип сорадым. Ул "юк" диде. Белмим, төш күрдемме мин, әллә чыннан да бабамнымы?.."
Фото: stock.adobe.com