Бу хәл белән "Вконтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә бер ханым уртаклашкан.
"Ике ай дәвамында дәваханәдә ятарга туры килде. Бик каты авырдым. Тик анда эләккәч, мин бер кешегә дә кирәкмәдем. Ирем дә яныма килмәде. Җитмәсә, телефонын да алмый.
Дәваханәдән өйгә кайтуыма - фатирыбыз буш. Шкафта, юрганнар астында яткан җыелган акчабыз да юкка чыккан. Миллион сумнан артык акча...
Залдагы өстәлдә бер язу ята. Аны ачып карасам, ирем хушлашу хаты калдырган. Сөяркәсе белән бергә Төркиягә яшәргә чыгып киткәннәр...
Хәзер ни эшләргә дә белмим. Дәваланырга да акча калмады..."
Ләйсән Якупова фотосы.