Сериалларда куркыныч вакыйгалар үсеш ала, яңалыкларда көн саен диярлек коточкыч хәл-вакыйгалар турында сөйлиләр: балалары, акча дип, әти-әнисен йортыннан куып чыгара, икенчеләр якыннарын алдый һәм яманлыклар кыла, хәтта үтерүгә барып җитә. Балачакта: “Кеше акча дип ничек шундый адымга бара икән?” – дип уйлый идем. Үскәч, тормыш мине дә шундый кешеләр белән очраштырды.
Төрле фатирлар арендалап берничә ел яшәгәч, үземә ипотекага торак сатып алырга булдым. Ник кемгәдер акча түләп, аның кагыйдәләре буенча, аның контроле астында яшим әле?! Үзеңнең йортың – үзеңнеке инде ул, үзең теләгәнчә ремонт эшлисең, үзеңнең кагыйдәләрең, яшәешең, барысы да – үзеңнеке. Димәк, вакыт!
Тиз арада риелтор таптым. Ул апа миңа баштан ук ошамады, ләкин безгә – яшьләргә барысы да берьюлы кирәк бит, шуңа күрә тирәнтен уйланмадым. Минем өчен ипотека – берничә фатирны карап, документларга кул куеп, яңа фатирга кереп, шатлану иде. Боларның барысы да, минем уйлавымча, бер ай эчендә эшләнә торган эш кебек иде.
Чынлап та, фатирлар карау мавыктыргыч булды. Беренчесе үзем арендалаган фатирга якын, яхшы районда, проспектта иде. Керү белән тәмәке исе килде. Сатучының риелторы белдерүенчә, фатирны егетләргә арендага биргән булганнар. Анда никтер бүлмә ишекләре дә юк иде. Аш бүлмәсендә идәннәр бүрткән-какшаган, ул буш, газ плитәсе дә юк хәтта. Ә бит закон буенча булырга тиеш. Залда тәрәзә ватык, ә тәрәзә тупсасында тәмәке эзләре һәм төпчекләре. Люстралар, плафоннар юк, электр чыбыгында лампочкалар гына эленеп тора.
– Син бит егет кеше, ә егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз! Сатып алгач ук ремонт ясыйсың инде! – диде сатучының риелторы. – Менә мин алган фатир, моның белән чагыштырганда, начаррак иде, үзем ремонтладым.
Телефонында видеолар күрсәтте. Әйе, ләкин бит минем керәсе дә яшисе килә иде. Фатир алып, ремонтка өстәмә акча түгәргә булса – яңа фатир алыр идем. Ничек кенә үгетләп сораса да, мактаса да, бу фатирдан тизрәк чыгып китәсе килде. Риелтор якында гына тагын бер вариант тәкъдим итте, шунда барырга булдык.
Иске генә биш катлы йортның беренче катында урнашкан фатирның тәрәзәсендә “Сатыла” дигән баннер эленеп тора. Тыштан бик матур булмаса да, эчтән фатир җылы, уңайлы һәм күңелгә ятышлы кебек тоелды. Ванна бүлмәсендә “евро” ремонт эшләнгән: яңа ап-ак плитка ябыштырылган, көзге артында утлар яна, түшәм “тарттырылган”, идәне җылы. Залда, аш һәм йокы бүлмәсендә ремонт искечәрәк булса да, миңа ошады.
Фатирга барып кергәч һәм беренче вариант белән чагыштыргач – шундук аны аласы килде. Ә кайтырга чыкканда бездән соң шул ук фатирны карарга килгән кешеләрне очраткач, бу теләк тагы да артты. Өстәвенә, хуҗабикә кер юу машинасын, челтәр белән гардинны ике карават, ике өстәл, дүрт урындыкны фатирда бушлай калдырачаклары турында белдерде.
Озакка сузмыйча, фатирның хуҗабикәсенә акчалата “задаток” биреп куйдым. Ул чакта бу ханым миңа бик ягымлы һәм кешелекле булып күренде. Ә хәзер ул – минем өчен дөньяда иң яратмаган һәм күралмаган кешеләрнең берсе. Мин аны әле дә куркыныч төшләремдә күреп, саташып уянам...
Яңа ел алдыннан “задаток”ны биреп куйдым һәм каникуллар буена яңа фатир турында хыялланып чыктым: кайда, ничек ремонт эшләргә, мебель һәм җиһазлар алырга, гомумән алганда, киләчәк тормыш турында.
Ләкин сату-алу турында килешүгә әлегә эш барып җитмәсә дә, фатир сатып алуда әллә нинди күңелсез проблемалар чыга башлады.
Яңа ел каникулларында булачак фатирым яныннан дустым белән үтеп китәргә булдым. Азрак адашып йөргәч, фатирны таптык. Ләкин “Сатыла” дигән баннер әлегә кадәр алынмаган. Берни дә аңламыйча, юри генә номер буенча шалтыратырга булдык. Дустым шалтыратып, “Хәерле көн. Фартирны карарга буламы? Номерыгызны баннерда күрдек”, – дип сатучының риелторыннан сорады. Ул: “Әйе, карарга була”, – дип җаваплады. Шаккаттым. Ничек инде карарга була? Мин бит “задаток” биреп, берничә документка кул куйдым!
Үземнең риелторга шалтыратып, әләкләдем тегене. Бу проблеманы хәл итү өчен берничә сәгать үтте. Нәтиҗәдә, без ахмаклар булып калдык, риелторы: “Мин алай дип әйтмәдем, тегеләй-болай, дөрес аңламаганнар”, – дип башны бутады. Ничек кенә булса да, бу хәл күңелдә юшкын калдырды. Ахыр чиктә, шундук килешүне өзәргә кирәк булган, дип уйлыйм.
Ләкин мин алай эшләмәдем. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерәсе килде. Килешү төзергә берничә көн калгач, тагын бер тапкыр булачак фатирым яныннан үтеп китәргә булдым. Әлбәттә, сәяхәтем маҗарасыз узмады. “Сатыла” дигән баннер әле дә эленеп тора. Анысыннан да бигрәк, фатирда ут яна! Ә бит хуҗабикә фатирда Яңа ел каникулларында беркем дә яшәмәячәк дип вәгъдә иткән иде. Ярар, соңгы нерв күзәнәкләремне бетермәскә һәм киләчәктә хуҗабикәдән коммуналь хезмәтләр өчен акчаны тулысынча алырга булдым.
Килешү көне, иртән иртүк чәй эчеп, телефонда сату-алу буенча белдерүләр кушымтасын актарып утырам. Бүген мин, димәк, фатирлы булам! Бервакыт йөрәгем тота язды: шул кушымтада мин сатып алырга ниятләгән фатирдагы әйберләр сатуга куелган! Ышана алмыйча фотоларны берничә тапкыр яңадан карап чыктым. Бу инде – зур проблема!
Фатирга йөгердем. Мин кергәч тә хуҗабикә һәм аның риелторы үзләрен бернәрсә дә булмаган кебек тотты, алар банкка барырга әзерләнә иде. Кеше шулкадәр астыртын һәм гамьсез була ала микән? Исең китәр!
Ә мин, үз чиратымда: “Туктагыз әле, тагын бер карап чыгыйм фатирны”, дип фатирны күздән кичерергә булдым. Ванна бүлмәсендә кер юу машинасы югалган, шулай ук суыткыч, бер өстәл, челтәр һәм гардиннар да күренми. “Әйберләр һәм җиһазлар кая соң?!” – дип кычкырып җибәрдем. “Нинди әйберләр?” – дип тыныч кына җаваплады ханым. Кыза башладым, ул калдырырга вәгъдә иткәннәрнең барысын да санап чыктым. Ә ул көлеп кенә куйды. “Кер юу машинасы ватылды, башка әйберләрне саттым”, – диде. “Ничек инде саттыгыз? Сез бит калдырырга вәгъдә иттегез!” – дип кыза төштем. Ханымның риелторы, безнең арада ызгыш башланганын күреп, икебез арасына басып, үзе белән ханымны ышыклады. Ә мин инде чыгырдан чыктым. Барысын да әйттем мин аңа: сату-алу буенча белдерүләр кушымтасында әйберләрнең сатылуын күрүемне дә, әлегә кадәр тәрәзәдә “Сатыла” дип язылган баннер турында да, Яңа ел каникулларында фатирда ут януы турында да. “Сез бик астыртын һәм “дуңгызча” эш итәсез”, – дип тә өстәдем. Әлбәттә, теге ханым да шым гына тыңлап басып тормады, миңа агуын чәчте.
Ничек алай булгандыр, ләкин минем риелторым безне тынычландыра алды һәм ун минуттан соң без килешү төзер өчен банкка юл тоттык. Озын сүзнең кыскасы: банкта көнозыны булдык. Сатучы ханым ашыгып, килешү төзелгәннән соң, тизрәк икенче шәһәргә очты. Ахыр чиктә, без аның белән җылы саубуллаштык. Икенче көнне мин кибеткә барып линолеум, аш бүлмәсе гарнитурасы, суыткыч һәм кер юу машинасы, люстралар һәм башка җиһазлар сатып алдым. Ә өченче көнне миңа аларны китерделәр.
Алдагы көн минем тормышымда иң куркыныч һәм күңелсез көннәрнең берсе булды. “Росреестр” вәкилләре шалтыратты. Ләкин: “Котлыйбыз, фатир сезнеке”, – дип әйтү урынына миңа: “Сез документларны дөрес тутырмагансыз, фатир сезнеке була алмый”, – диделәр. Мин урынымда катып калдым. Соңрак фатир хуҗабикәсе шалтыратты һәм бик зур канәгатьсезлек белдерде, ә азакта “дуңгызча эш итәсез”, дип өстәде.
Чынлап та, документларны мин бутаганмын. Хуҗабикә фатирдан чыгарга кушты. Монда бит ремонт өчен сатып алынган яңа әйберләр генә түгел, ә бөтен мөлкәтебез шушында! Урамда яшисе генә кала иде...
Ахыр чиктә ханым белән документларны тиз арада үземнең акчага яңадан эшләргә һәм яшәп торган өчен көн дә 1500 сум аренда хакын түләргә сөйләштек. Ике атна йөгердем, “Росреестр”дан – “Минем документлар”га. Ике атна көн дә үземнең фатирда яшәгән өчен аренда хакын түләдем. Бу – шаккатарлык хәл, һәм шул ук вакытта искиткеч тормыш мәктәбе.
Икенче атна ахырында “Росреестр”ның сайтында шәхси кабинетыма кердем һәм күчемсез милек исемлеген тикшердем. Я, Ходай! Теге фатир минем исемдә килеп чыккан! Сөенче!
Икенче көнне чыгып, “Сатыла” дип язылган баннерны алып ташладым.
Мораль: беренчедән, ышанычлы риелтор сайлагыз. Документларны укыгыз, алар белән сак эш итегез. Фатирда кала торган әйберләр исемлеге һәм башка сөйләшүләр кәгазьдә теркәлгән булсын. Исегездә тотыгыз: һәр кеше үз файдасын кайгырта.
Роберт ВӘЛИЕВ.