Уфада 48 яшьлек иргә карата 62 яшьлек күршесен үтерүдә гаепләү белдерелгән.
Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, ир-атлар арасында бер шешә аракы аркасында низаг чыккан. Гаепләнүче аны үзе сатып алган һәм өенә алып кайтырга теләгән.
- Конфликт барышында 62 яшьлек зыян күрүче пычак алып, гаепләнүчегә чәнечкән, аны бераз яралаган, - дип аңлатма бирделәр ведомствода. - Җавап итеп, соңгысы, күршесенең кулыннан пычакны тартып алып, аның аркасына һәм муенына 12 тапкыр кадаган.
Шуннан соң ул үз корбанының фатирына кереп йоклап киткән. Аны шунда полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Олы яшьтәге ир-ат шунда ук үлгән.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Тикшерү вакытына аны сак астына алганнар.
Фото: "Следком РБ"