Тормышта без аңлата алмаган хәлләр күп. Хәтта галимнәр дә моны яшерми. Берәүләр - күңел, икенчеләр сиземләү, дип атый аны. Чираттагы хат авторы да шул турыда яза.
"Минем әти Сергей исемле иде. Ул "КамАЗ" машинасында шофер булып эшләде. Төзелеш материаллары ташыды. Өйдә бик сирәк була иде, чөнки гел юлда булды. Соңгы туган көнендә мин аны фотога төшердем. Һәм, фотосын зурайтып, киштәгә куйдым. Шулай бер атнада әти тагын юлга чыгып китте.
Мин кичләрен китап укып утырырга яратам. Кич белән китап укып утырганда су эчәсем килеп, кухняга чыгып киттем. Ләкин әтинең фотосы яныннан үтеп киткәндә, ничектер, бөтен тәнемә суык үткән кебек булды. Эчтә ниндидер борчылу барлыкка килде. Кухняга чыгуым булды, теге бүлмәдә нәрсәдер төшеп киткән тавыш ишетелде. Бүлмәгә кереп карасам, әтинең фотосы идәнгә төшеп, йөзе белән капланып ята. Сәер булды әле бу, дип, фотоны урынына куйдым.
Бераздан әтинең фотосын карыйм әле, дип барсам, йөзендә ниндидер кызыл таплар барлыкка килгән. Йөрәк дөп-дөп тибә башлады. Тиз генә әтигә шалтыратып хәлен белдем. Борчылмагыз, төнге 12гә кайтып җитәм, диде. Бераз тынычланып куйдым, ләкин фотодагы кызыл таплар мине барыбер борчуга салды. Ул таплар канга охшаган иде.
Сәгать 11 тулды. Әни белән диванда утырабыз. Кинәт тагын киштәдән фото идәнгә килеп төште. Бу юлы пыяласы ватылды. Берничә минуттан телефон шалтыраты. Әни трубканы алды һәм елый башлады: әти авариягә тарып үлгән! Йөзен танырлык булмаган, документларын карагач кына кем икәнен белгәннәр..."
Фото: stock.adobe.com