+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 гыйнвар , 12:17

"Ул авариягә без эләгергә тиеш идек..."

"Машиналарын металлоломга гына тапшырасы калган..."

"Ул авариягә без эләгергә тиеш идек..."
"Ул авариягә без эләгергә тиеш идек..."

Игътибарга алганыгыз бармы, кайбер чакта кеше гомерен бер секунд хәл итә. Мин моны юлда йөргәндә һәрвакыт искә алам. Капма-каршы машиналар бер-берсенә килә дә һәм инде менә бәрелештеләр, дигәндә, бер водитель рулен икенче якка борып өлгерә. Яисә урманда йөргәндә. Узып кына китәсең - артта агач ава. Мондый хәлләр турында бик күп язарга була. Чираттагы хат авторы да үзе белән булган шундый хәл турында сөйләгән.

"Без әни белән оптовый базарга барырга җыендык. 3 сәгать барырга кирәк. Шуңа күрә кичтән бөтен әйберне әзерләп куйдык. Кичтән ачкычларны үз урынында ятамы дип, сумкаларны, акчаны, машина документларын тикшереп куйдык. Иртән тордык, ашадык-эчтек тә, юлга чыгарга җыендык. Менә шунда башланды инде! Тәүдә чалбарның төймәсе төште. Шуны тагып куйдым. Кичтән әзерләп куйган машина документы юк. Көчкә эзләп таптык. Машина ачкычы юкка чыккан. Кичтән әзерләп, карап куйдык бит инде, югыйсә. Анысын да таптык. Әйбәт ябыла торган ишекне бикли алмыйча азапландык. Машинаны көчкә кабыздык. Ул да бик тиз генә кабына иде. Кыскасы, сәгать ярымга соңлап юлга чыгарга туры килде. Трассага чыктык. Барабыз, ә алда берничә авария булган. Машиналарын металлоломга гына тапшырырлык. Менә шунда без ни өчен без өйдән вакытында чыгып китә алмаганны аңладык. Болар урынында бәлки без булган булыр идек. Кемдер яки нәрсәдер безнең әйберләрне җыеп куеп, юлга чыгудан тоткарлаган. Шуннан соң 7 ел үтте инде. Ачкычлар да гел урынында ята. Машинаның да барахлить иткәне юк".

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: