Ишембай шәһәрендә бер егет йөргән кызын урлашуда гаепли, әмма нәтиҗәдә үзе дә җинаять эше фигуранты була.
Шәһәр суды материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүченең сөйгәне кичне ансыз үткәрергә теләгән, әмма егет каршы булган. Алар ачуланышкан, һәм нәтиҗәдә кыз чыгып киткән, ә ир-ат дуслашуга әзерләнә башлаган: 20 мең сумга төрле тәм-томнар һәм чәчәкләр сатып алган.
Әмма романтик кичке ашка егет сөйгәнен көтеп алалмаган, һәм икенче көнне ул аның өстеннән полициягә шул 20 мең сум акчаны урлау турында гариза язган. Берничә сәгатьтән соң кыз барыбер өенә кайткан, һәм пар дуслашкан.
Ир-ат полициягә шалтыратып, ялганлаганын таныган. Нәтиҗәдә, аңа карата «ялган донос» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Аны бер елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 10 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Бу кадәр саран булмагыз, егетләр! Саран икеләтә түләр, диләр бит...